Мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәренә сертификатлар тапшырылды

Мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәренә сертификатлар тапшырылды

Россия ислам институтында мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре өчен оештырылган белем арттыру курсларын тәмамлаучыларга квалификация күтәрү турында таныклыклар һәм сертификатлар тапшырдылар. Әлеге курслар дүртенче тапкыр оештырылды.

РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин мөгаллимнәргә мөселман яшьләрен укытуда авыр хезмәте һәм әлеге курсларда катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

– Сез яшь буынга ислам нигезләрен өйрәтү һәм тәрбияләү буенча мөһим эш башкарасыз. Бу җаваплы хезмәтегез өчен без сезгә бик рәхмәтле. Шул ук вакытта сез белелмнәрегезне арттыруга да вакыт таба аласыз. Дәресләр сезнең өчен файдалы булгандыр дип ышанабыз, – диде ректор.

Белем арттыру курслары Россия ислам институты тарафыннан Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды ярдәмендә оештырылды.

 

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...