РИИда мәчет каршындагы мөгаллимнәр өчен курслар

РИИда мәчет каршындагы мөгаллимнәр өчен курслар

РИИда мәчет каршындагы мөгаллимнәр өчен курслар

Россия ислам институты каршындагы дини оешма хезмәткәрләренең һәм уку йортлары мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү үзәге чираттагы курслар үткәрде. Дини оешма хезмәткәрләренең дини эшчәнлеге өчен кирәк булган кыска вакытлы курсларда Балык бистәсе, Норлат, Яңа Чишмә, Казан шәһәре мөхтәсибәтләреннән килүче-ләр белемнәрен күтәрде. Алар биш көн дәвамында РИИ бинасында иман, тәҗвид, фикһ һәм әдәп темалары буенча лекцияләр тыңлады. Мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәргә Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты белгечләре белем бирде. Курслар тәмамлангач тыңлаучыларга таныклыклар һәм сертификатлар тапшырылды.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...