Яңа Чишмә районында төзекләндерүдән соң борынгы мәчет ачылды

Яңа Чишмә районында төзекләндерүдән соң борынгы мәчет ачылды

 

Изге җомга көнендә Яңа Чишмә районы Зирекле авылында тантаналы рәвештә борынгы мәчет ачылды. Гыйбадәт йорты 1903-1905 елларда төзелгән. Шулай итеп, аның таш һәм кирпечтән салынган диварларына 117 ел. Узган елны биредә эчке төзекләндерү эшләренә керештеләр һәм барлык эшләр төгәлләнгәч ул кабаттан авыл халкы өчен үз ишекләрен ачты. Авылда 350гә якын хуҗалык бар.

Төзекләндерү барышында мәчетнең эчке өлеше элекке халәтенә кайтты, стена һәм түшәмнәр яңартылды, идән җылытылды. Киләсе елга мәчетнең тышын да төзекләндерү көтелә. Әлеге эшләр район башлыгы Вячеслав Козлов, иганәчеләр һәм авыл халкы ярдәме белән башкарылды.

 

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...