Мөфти Камил хәзрәт Корбанали ишан Әхмәдов белән очрашты

Мөфти Камил хәзрәт Корбанали ишан Әхмәдов белән очрашты

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Мәрҗани» мәчетендә Нәкшбәндия тәрикаты рухи остазы, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы Корбанали ишан Әхмәдов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Мөфти урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, ишанның укучылары катнашты.

Корбанали ишан Әхмәдов Урта Азиядә мәшһүр галимнәрдән санала. Ата-бабалары да ишаннар булган. Аның укучылары бөтен дөнья буйлап таралган. Мөхтәрәм кунак Казанга укучылары белән очрашыр һәм дини дәресләр уздырыр өчен килде.

Очрашу вакытында Камил хәзрәт һәм Корбанали ишан Идел-Урал төбәге мөселманнары рухи мирасы турында фикерләште. Шулай ук алар мөселманнарның теге яки бу мәзхәбкә иярмәве, рухи ярлылык проблемаларына да кагылды һәм боларны хәл итү юлларын карады. Аерым алганда, Камил хәзрәт һәм Корбанали ишан Идел буе һәм, шул исәптән, Урта Азия мөселманнары арасында таралган дини мираска таяну зарурлыгы турында сөйләште. Очрашуда тәсаввуф белән бәйле мирасны өйрәнү мөһимлеге билгеләп үтелде. Чөнки татар дин галимнәренең күпчелеге тәсаввуф, аерым алганда, Нәкшбәндия тарикаты тарафдарлары яки остазлары булган.

Мөфти Камил хәзрәт Корбанали ишанга “Хозур” нәшрият йортында басылып чыккан китапларны: Мөхәммәд әл-Җәзулинең “Дәләил әл-хайрат”, Зәйнулла ишан Расүлевнең “Хозыр галәйхиссәлам турында трактатын”, “Казан басмасы”н һәм башка басмаларны бүләк итте.

Корбанали ишан Мөфтигә Татарстанда алып барылган дәгъвәт һәм дини эшчәнлек өчен рәхмәт әйтте, өммәткә хезмәттә уңышлар теләде.

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...