Арча мөхтәсибәтендә Коръән-Кәрим өйрәнү үзәге ачылды

Арча мөхтәсибәтендә Коръән-Кәрим өйрәнү үзәге ачылды

Арча мөхтәсибәтендә, район-ның Үзәк мәчете каршында урнашкан Коръән-Кәрим өйрәнү үзәге тантаналы рәвештә ачылды.

Коръән-Кәрим өйрәнү үзәген ачу тантанасында дәрәҗәле кунаклар катнашты: Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимова, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, КИУ каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшид хәзрәт Фәизов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, шулай ук дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, район аксакаллары һәм имамнары, якын-тирә районнарның мөхтәсибләре, төзелеш эшендә катнашучылар һәм иганәчеләр. Алар, мәхәллә халкы алдында чыгыш ясап, Коръән өйрәнү үзәгенең озак еллар дин кардәшләребезгә хезмәт итүен һәм белем эстәүчеләрне җәлеп итү урыны булуын теләделәр.

Коръән укырга өйрәнү һәм аны ятлау өчен махсус бинаны төзү эшләре 2023нче елның 11нче июлендә башлана. Район халкы, республика җитәкчеләре һәм мөселманнарның актив ярдәме белән әлеге үзәк ел ярым эчендә сафка басты.

Бүген шулай ук Арча шәһәренең Габденнасыйр Курсави исемендәге мәчетендә “Чишмә” ачылды. Ул мәхәллә халкы һәм иганәчеләр тарафыннан булдырылган.

Хәзерге вакытта Арча мөхтәсибәтендә 94 мәчет эшли, ислам дине нигезләре буенча 138 мөгаллим белем бирә.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...