ХӘБӘРЛӘР

ХӘБӘРЛӘР

ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Рамазан аенда аз керемле гаиләләргә ярдәм

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында аз керемле гаиләләр өчен азык-төлек туплау бара. Бу максатларда Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды акча җыюны игълан итте. Узган елда, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән, Казанның 807 аз керемле гаиләсенә азык-төлек тапшыру оештырылды. Быел аларга шулай ук он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр, токмач, чәй, как һәм кәнфиттән торган ризык җыелмаларын тарату көтелә.

Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә Аксакаллар җыелышы

Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә Аксакаллар җыелышы узды. Анда Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Мөслим районы Аксакаллар шурасы җитәкчесе Расих хәзрәт Каюмов һәм тагын 40 тан артык хөрмәтле кешеләр җыелган иде. Җыелышта төп мәсьәлә булып Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру торды. Шул уңайдан Олы Чакмак авылындагы мәдрәсәне торгызу буенча Альберт Хуҗин чыгыш ясады. Фәрит хәзрәт Аитов Рамазан аеның фазыйләтләре белән таныштырды, вәгазьләр сөйләнде.

Балтачта Коръән уку бәйгесе үтте

Балтач Үзәк мәчетендә балалар арасында районкүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйге Балтач мөхтәсибәте мәчетләрендә ел дәвамында Коръән укырга өйрәнгән балаларның белемнәрен сынау, мөмкин кадәр күбрәк сүрәләрне яттан өйрәнүгә шартлар тудыру максатыннан оештырылды. Быелгы ярыш Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан зурлап үткәрелде. Әйтергә кирәк, Балтач мөхтәсибәтендә Коръән бәйгесе моннан 29 ел элек Борбаш авылында оештырыла башлый. Быелгы Коръән ярышында сигез номинация буенча барлыгы 291 бала көч сынашты. Катнашучылар арасында үзләре белгән сүрәне сөйләүдән алып, ике парәне яттан белүчеләргә кадәр бар иде. Коръән бәйгесендә катнашкан барлык балалар тәмтомнар белән сыйланды, һәрберсе күчтәнәчләр алып таралды. Ә иң яхшы һәм дөрес итеп Коръән укучы 80 балага кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Кукмарада дини бәйгеләр үтте

Кукмара шәһәрендә ике дини бәйге - районкүләм Коръән укучылар һәм Намаз укучылар бәйгеләре үткәрелде. Инде 25 елга якын үткәрелеп килүче Коръән укучылар бәйгесе быел да бик күркәм төстә узды. Әлеге ярышта балалар да, олылар да – барлык теләүчеләр катнашты. Алар яше һәм Коръән сүрәләрен яттан белү буенча төрле төркемнәргә бүленде. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярышты. Яше буенча катнашучылар шундый төркемнәргә бүленде: 7 яшькә кадәрге балалар; 8 - 11 яшьлек балалар; 12 - 17 яшьлек яшүсмерләр; 18 яшьтән башлап олылар. Коръән сүрәләрен яттан белү буенча төркемнәр: 5 сүрә; 10 сүрә; 20 сүрә; “Йәсин” яки “Тәбәрак” сүрәләре. Быелгы бәйгедә 163 бала (78 малай, 85 кыз) һәм 46 өлкән (14 ирегет, 32 хатын-кыз) – барлыгы 209 кеше катнашты. Һәр катнашучыга күчтәнәч, призлы урын алучыларга исә бүләкләр тапшырылды. Балалар өчен генә оештырылган Намаз укучылар бәйгесе районда инде өченче ел үткәрелә.

Конкурста 39 малай һәм 43 кыз катнашты. Аларның барысына да татлы күчтәнәчләр, ә җиңүчеләргә бүләк һәм махсус Дипломнар тапшырылды. Әлеге бәйгедә катнашкан малай һәм кызларны Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әхмәтшина Айгөл Мәсхүт кызы сәламләп, үз теләк-тәбрикләүләрен җиткерде. Дини бәйгеләрдә катнашучылар алдында шулай ук Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, районның шәрәфле мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин һәм Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшиннар да чыгыш ясадылар.

Питрәчтә Мәүлә Колый мирасын өйрәнү һәм саклау җыены узды

Питрәч районында XVII гасырның бөек татар шагыйре һәм дин эшлеклесе Мәүла Колыйның иҗади мирасын өйрәнүгә һәм исемен мәңгеләштерүгә багышланган чаралар узды. Россиякүләм конференция эшендә күпләгән тарихчылар, әдәбият галимнәре, дин эшлеклеләре, археологлар, этнографлар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр катнашты. Быелгы фәнни җыен Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелде. Конференцияне Питрәч мөхтәсибәте теләктәшлеге белән район хакимияте оештырды.

Мәүла Колый исемен мәңгеләштерү тантанасында катнашучылар алга таба Яңа Шигали авылына юнәлде. Биредә алар сафка басып килүче Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчетнең рәсми ачылышка әзерлек барышы, биредә Рамазан аенда көтелгән чаралар планы белән танышты. Эчке эшләр төгәлләнеп, тулысынча җиһазландырылып, әйләнә-тирә төзекләндерелгәннән соң мәчетне дәрәҗәле кунаклар катнашында ачу көтелә. Конференциягә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән йөздән артык галим һәм туган якны өйрәнүчеләр килде.

Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов сүзләренчә, Россиянең 12 төбәгеннән, шулай ук Татарстанның 24 районыннан тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, әдәбият белгечләре катнашында Татарстанда һәм чиктәш территорияләрдә Мишә елгасы бассейнының һәм Казан арты төбәкләренең тарихи-мәдәни үткәнен өйрәнү белән бәйле проблемалар каралды. Галимнәр Мәүла Колыйның татар халкы тарихында әһәмияте гаять зур булуын билгеләп, аның мирасын өйрәнүгә караган актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шагыйрьнең Татарстан, Идел-Урал төбәкләре, мөселман Көнчыгышы һәм Евразия илләренең рухи тормышына зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр.

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде

Балык Бистәсе районы үзәгендә “Гыйлем мәҗлесләре” проектының чираттагы очрашуы узды. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында...


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...


Фитыр сәдакасы

Хәлле кешегә Рамазан аеннан соң, Ураза гаете көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү – вәҗиб, ягъни үтәлергә тиешле гамәл. «Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам фитыр сәдакасын кешеләр бәйрәм намазына басканчы таратырга кушкан» (әл-Бохари).   Фитыр сәдакасы күләме...


Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Көферлектән һәм гөнаһлардан чистарынучылар уңышка ирешерләр” (“әл-Әглә” сүрәсе, 14 аять)   Ягъни адәм баласы нәфес теләкләреннән чистарынгач кына канәгатьлек таба. Аллаһ Тәгалә адәм баласын яхшылык белән яманлык арасында көрәшүче итеп яратты....


Чабыр үләне (чабрец, тимьян)

Чабыр үләненең русчасы — чабрец, тимьян обыкновенный. Ул иренчәчәклеләр (губоцветные) семьялыгына керә. Агачка әйләнә торган сабаклы, ярымкуак кебек хуш исле үсемлек. Аның бөтен өлешләрендә дә эфир майлары бар.   Чабыр үләне яфракларыннан ясалган сыек экстракт бронхит, бума ютәл кебек...