Тәлгать Таҗетдин Уфада яңа мәчет ачты

Тәлгать Таҗетдин Уфада яңа мәчет ачты

Тәлгать Таҗетдин Уфада яңа мәчет ачты

Уфа шәһәренең Орджоникидзе районында Иске Турбаслы бистәсендә “Мәхәллә” дип аталагн мәчет ачылу тантанасы булып узды.

Җыелган халык һәм килгән кунаклар каршында Россиянеңт Үзәк Диния Нәзарәте мөселманнарының җитәкчесе баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин сәламләү сүзләрен әйтте. Килгән кунаклар арасында Россия Ислам Университеты ректоры Артур Сөләйманов, Башкортостан Республикасы Корылтаеның дәүләт җыены депутаты Руфина Шаһапова, Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы башлыгы Рөстәм Хәмитов та бар иде. Шулай ук бу чарада дин әһелләре, бистә халкы да катнашты

Тәлгать Таҗетдин мәчетне төзедә актив катнашкан шәхесләргә рәхмәт хатларын тапшырды. Аннан соң тантаналы рәвештә мәчет ачылды һәм мәчетнең яңа бинасында җәмәгать белән намаз укылды. Ачылышка җыелучылар өчен чәй табыны әзерләнгән иде.

Мәчет төзелү 2011 елда Иск Турбаслы бистәсендә яшәүчеләрнең көче белән башланган иде. Бүгенге көндә бу бистәдә 14 урам бар һәм 2 меңнән артык кеше яши.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...