Ингушетиядә II Халыкара Коръән укучылар бәйгесе

Ингушетиядә II Халыкара Коръән укучылар бәйгесе

Ингушетиянең Назрань шәһәрендә Коръән укучыларның Икенче Халыкара бәйгесе узды. Ул Ингушетиянең беренче Мөфтие Суламбәк Евлоев истәлегенә багышлана. Әлеге чарада шәрәфле кунаклар сыйфатында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегация дә катнашты. Мөфти анда Казаннан дөньякүләм танылган дин галимнәре - Татарстан Диния Нәзарәтенең кулъязма Коръәнне әзерләү комиссиясе әгъзасы, Коръән хифзы буенча иң югары дәрәҗәгә ия хафиз (10 кыйраәт белгече), Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы, шәех Мәъмүн әр-Рави һәм Болгар ислам академиясе профессоры, шәригать фәннәре докторы шәех Сәйф Асри белән эшләде.

Конкурсны Ингушетия Республикасының Тышкы элемтәләр, милли сәясәт, матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы белән берлектә «Вошал» хәйрия фонды оештырды. Изге Коръәнне укучылар ярышында 32 илдән, шул исәптән Россия, Төркия, Индонезия, Кытай, Гыйрак, Малайзия, Кения, Германия, Фәләстыйн, Иордания, Сомали, Оман, Франция, Нидерландлар, Иран, Бәхрәйн, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән мәшһүр укучылар һәм хафизлар катнашырга теләк белдерде. Россиядән: Татарстан Республикасы (Казан), Башкортостан, Чечня, Ингушетия, Дагыстан, Кабардино-Балкария республикалары, Омск өлкәсе, Мәскәү һ. б. төбәкләрдән Коръән укучылар булды.

Бәйгенең максаты – яшь мөселманнарны Изге Коръәнне ятлауга һәм өйрәнүгә этәрү, Коръән укучылар арасында сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү.   Конкурсның приз фонды 51 мең доллар тәшкил итә. Ярышлар ике номинациядә уза: «Хифз» (изге Коръән текстын яттан белү) һәм «Тәртил» («Тиләвәт» – изге Коръән текстын матур һәм дөрес уку).

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...