Казан Газә Секторына 25 тонна гуманитар йөк җибәрде

Казан Газә Секторына 25 тонна гуманитар йөк җибәрде

Казан Газә Секторына 25 тонна гуманитар йөк җибәрде

“Казан” халыкара аэропортыннан Мисырга Татарстаннан Газә секторы өчен гуманитар ярдәм белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының беренче борты кузгалды. Очкычта: кием, балалар азыгы, озак саклана торган азык-төлек, санитария һәм гигиена әйберләре, балаларны карау чаралары, пледлар, фонариклар, кайнаткычлар һәм башка кирәкле көнкүреш әйберләре – йөкнең гомуми авырлыгы 25 тонна. Казаннан гуманитар ярдәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясе тарафыннан Мисыр Гарәп Республикасы территориясенә туры рейс белән барып җитәчәк һәм Мисырның Кызыл ярымай оешмасы вәкилләренә тапшырылачак, алар аны Газә Секторына кертәчәк.

Әлеге акция Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән үткәрелә.

Аллаһы Тәгалә барлык ният-гамәлләр өчен әҗерен бирсен, дин кардәшләребезнең хәле җиңеләйсен, Татарстан җыйган ярдәмнәр тизрәк мохтаҗларга барып ирешсен.

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...