Чирмешән һәм Әлки мөхтәсибәтләрендә яңа мәчетләр ачылды

Чирмешән һәм Әлки мөхтәсибәтләрендә яңа мәчетләр ачылды

Чирмешән һәм Әлки мөхтәсибәтләрендә яңа мәчетләр ачылды

Татарстанда Чирмешән һәм Әлки мөхтәсибәтләрендә яңа мәчетләр ачу тантаналары булып үтте.

Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында, моңа кадәр хезмәт иткән мәчет бинасы яраксыз хәлгә килгәч, халыкның һәм иганәчеләрнең тырышлыгы белән яңа мәчет бинасы төзелде. Гыйбадәт йортына “Әкълимә” исеме бирелде. Мәчет төзелеше моннан дүрт элек башлана. Бинаны Чирмешән ягыннан авылга керүче юл уңаенда, революциягә кадәр авылда эшләгән элекке мәчет урынында төзеделәр. Аны сафка бастыруда шушы авылда яшәгән мәрхүм Әкълимә апаның уллары – Хәбир, Хәмит, Радик һәм Ренат Хәсәновлар зур өлеш кертә.

Әлки районы Яңа Әнҗерә авылында моңа кадәр мәчет булмаган, авыл халкы җомга намазларына күрше-тирә авылларга йөрергә мәҗбүр булган. Алар бергә җыелып, киңәшеп, 2021нче елның 1нче маенда мәчет салырга керешәләр. Бу эшләрне иганәче Ринас Шәфигуллин башлап йөри. Төзелеш эшләрен дә авыл халкы үзе башкара. Яңа мәчеткә шушы авылга 1922-1923нче елларда нигез салучы, совет чорында мулла вазифаларын башкарган Шәһит Галимов (1885-1963) хөрмәтенә “Шәһит” исеме бирелде. Хәзерге вакытта бу авылда 15 йортта 46 кеше яши.

“Шәһит” мәчете 40-50 кеше сыйдырышлы итеп агачтан салынды. Тәһарәтханәсе һәм аш бүлмәсе, уку классы бар. Тиздән яңа мәчеттә дин-әхлак дәресләрен башлап җибәрү ниятләнә. Имам вазифаларын Илгиз хәзрәт Гобәйдуллин алып бара.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...