Хата кылган кешенең иң хәерлесе – тәүбә иткәне

Хата кылган кешенең иң хәерлесе – тәүбә иткәне

Кайвакытта иманлы бәндә дә үзенең битарафлыгы аркасында бер гөнаһ эш эшләп ташлый, яки тиешле гамәлләрен үтәмичә калдыра. Ләкин ул тиз арада үзенең ялгышларын танып, үзен гафу итүен сорап, Аллаһка ялвара.

 

«Хакыйкатьтә, әгәр тәкъва кешеләргә шайтан вәсвәсәсе тисә, алар Аллаһны зикер итәләр һәм (хәлнең асылын) аңлыйлар». (Әгъраф: 201)

Ләкин Аллаһ Тәгаләдән хакыйкый рәвештә курыккан, Аны чын күңелдән яраткан кешенең йөрәген битарафлык биләп ала алмый. Раббыбызның әмерләреннән һәм җитәкчелегеннән баш тарткан кешеләрнең генә йөрәге тулаем гафиллектә. Хак мөселманның йөрәге һәрвакыт Аллаһ Тәгаләнең мәгъфирәтенә, ярлыкавына омтыла, Аннан үзен тугры юл белән алып баруын, изгелеккә ирештерүен ялвара.

Акыллы адәм иң элек үзенең җитешмәгән җирләрен тикшереп, шуларны төзәтергә тырышыр. Үзенең гаепләрен хәтерендә тотмаган кеше башкаларның гаепләре үзенекеннән күбрәк дип уйлый.

Нәфеснең байлыгы – һәрнәрсәдән тыелу белән булыр, югыйсә, нәфес дөньядагы барнәрсәне дә алыр, һәм янә теләр.

Авыру ул – гөнаһ эш кылу, дәва – гафу итүне сорау, ә шифа – тәүбә кылу, һәм соңыннан гөнаһка кире кайтмау.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Аллаһ Тәгаләнең хәрам нәрсәләреннән саклан – иң күп гыйбадәт кылучы булырсын; Ул сиңа биргән нәрсәләргә риза бул – иң бай кеше булырсың; күршеңә карата гүзәл мөгамәләдә бул – мөэмин булырсың; үзең өчен сөйгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөй – мөселман булырсың; күп көләргә гадәтләнмә, чөнки күп көлү калебне үтерә”.

Үзеңә кабер әзерләүгә караганда, үзеңне кабергә әзерләү яхшырак. Бер мөэмин Кыямәткә һәм яңадан терелүгә ышанмаган бер кешегә: «Әгәр эш син уйлаганча булса – икебез дә котылырбыз, ә мин сөйләгәнчә булса – синең эш харап, ә мин котылачакмын», – дигән.

Дөньяда гыйбрәт алырлык нәрсәләр күп булса да, гыйбрәтләнүчеләр күп түгел. Камил иманлы кеше, дөньяда үзенә оят килерлек, кыямәттә хур булырлык эшләрдән сакланыр.

Әбү Бәкер әл-Вәррак әйткән: «Күңелнең алты халәте бар: яшәү, үлем, сәламәтлек, авыру, уяулык һәм йокы. Күңелнең яшәве – туры юлдан бару; аның үлүе – туры юлдан чыгып, адашу; аның сәламәтлеге – аның сафлыгы; аның авыруы – дөнья эшләренә бәйләнүе; аның уяу халәте – Аллаһны зикер итү; һәм аның йоклавы – гафләт.

Бер гарәп авырып китә. Аңа: «Син – үләчәксең»,– диләр. Ул: «Әгәр үлсәм, кая барачакмын?» – дип сорый. Аңа: «Аллаһ янына»,–дип җавап бирәләр. «Алайса, бары тик Аннан гына нигъмәт күргән Зат янына барырга мине нәрсә тыеп торыр соң?» – ди гарәп.

Теләсәң ничек яшә – үләчәксең;   теләсәң кемне ярат – аннан аерылачаксың; теләсәң нәрсә кыл – гамәлләрең өчен, аларга муафыйк булган җәза алачаксың.

Бел ки, дөньяда тору вакыты бик кыска, аңа таяну – алдану булыр; андагы шатлык – мәрхәмәтле булу. Шуның өчен, гафу итүчән, кешеләргә авырлык китермәүче, кешеләр күңеленә якын һәм әманәтле бул. Боларның барысын да үз эченә алган сүз – «Аллаһтан һәр хәлеңдә дә курык, һәм һичбер эшеңдә дә Аңа буйсынудан чыкма.

Мин сиңа гаҗәпләнәм: синең күңел күзең күрә иде бит. Ничек син туры юлны күрә алмадың икән?! Иртәгә, гамәлләрең теркәлгән дәфтәрдә үзеңнең хурлыклы хәлгә төшүеңне укып белсәң, нәрсә әйтерсең икән. Башкалар уңышка ирешкәндә, үзеңнең күп нәрсәне югалтуыңны күрергә разый булырсыңмы икән?

Кем мәрхәмәтле булса, ул үзенең намусын саклар; кем күп нәрсәдән тыелса, аны мактарлар һәм олыларлар; кем үзенең малын хәләл юл белән тапса, ул кеше баер; кем сабырлык күрсәтсә, аның эшләре макталыр; кем үзенең ачуын тыйса, аның игелекле булуы мәшһүр булыр; кем кешеләрнең гөнаһларын гафу итсә, аның яклаучылары артыр; кем Аллаһтан курыкса, Ул аңа җитәрлек нигъмәт бирер.

Дөнья сине алдады, һәм син, үлем барлыгын да онытып, һични күрмичә аны куасың. Әйтче: әгәр дөньядагы максатыңа ирешсәң, әйтерсең микән: «Җитте, нәфсем канәгать булды», – дип.

И, дөньяда варислары өчен мал җыючы! Син – әҗәлең килгәнче, үз малыңнан файда күрүчеме? Үлемең җиткәнче үзең өчен азык җый! Чөнки, үлгәннән соң синең өлешең киселә!

И Аллаһым! Минем хатамны, наданлыгымны, эшләремдәге исрафымны, һәм Үзең миннән яхшырак белгән гөнаһларымны кичер! И Аллаһым! Минем җитдилек һәм шаяру белән, хаталанып һәм аңлы рәвештә кылган гөнаһларымны ярлыка! Дөреслектә, аларның һәммәсендә дә гаеп – миндә булды.

И Аллаһым! Элек кылган һәм кылачак, яшерен һәм ачык рәвештә кылган һәм Син миннән яхшырак белгән гөнаһларымны кичер! Синдер минем Илаһым, Синнән башка һичбер башка илаһи зат юк!

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...