«Аятел-Көрси “ аятенең өстенлеге

«Аятел-Көрси “ аятенең өстенлеге

“Аятел-Көрси» — Коръән аятьләренең сәйиде. Әбү Һөрәйрәдән (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять ителгән хәдистә әйтелгән: «Чыннан да, һәрнәрсәнең түбәсе бар, әл-Бәкара сүрәсе – ул Коръәннең түбәсе, һәм бу сүрәдә Коръәннең барлык аятьләренең хуҗасы булган аять бар. Бу - Аятел-Көрси». (Тирмизи).

 

Бу аятьнең фазыйләтләре бик күп. Аятел-Көрси аятенең сыйфатларын тасвирлаучы хәдисләрне китерик.

  1. «Аятел-Көрси» укыла торган йортта җеннәр һәм шайтаннар озакка калмаслар. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйтте: «Әл-Бакара сүрәсендә иң мәһабәт аять – Аятел-Көрси. Аны өйдә кем укыса, аннан бөтен шайтаннар китәчәк « (Хәким).
  2. Бу – җәннәткә керүгә сәбәп һәм икенче намазның вакытына кадәр Аллаһы Тәгалә яклавы астында йөрүгә сәбәп булып тора. Әбү Умәмә (Аллаһ аңардан разый булсын) китергән хәдистә әйтелгән: «Кем дә булса аятел-Көрсине мәҗбүри догалардан соң укыса да, аңа җәннәткә керергә бернәрсә дә комачауламас, аңа бары тик үләргә генә кала», - дип язылган. Икенче бер хәдистә: «кем дә кем фарыз намаздан соң «Әл-Көрси» аятен укыса, икенче намазына кадәр Аллаһы яклавында булыр», - дип язылган.
  3. «Аятел-Көрси»ны укыган кеше төрле сихерләрдән, күз тиюдән һәм җеннәрдән котылачак. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйтте: “Аятел-Көрсине иртән укыган кеше кичкә кадәр Аллаһы Тәгалә яклавында булыр, ә кичен укыган кеше икенче намазга кадәр Аллаһы Тәгалә яклавында булыр « (Нәсәи).
  4. Йоклар алдыннан укыган кешене һәм аның балаларын җеннәрдән алып таң атканчыга кадәр саклый. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйтте: “Йокларга яткач, аятел-Көрси укы, дөреслектә, синең яныңда һәрчак Аллаһы Тәгаләдән саклаучы булыр, иртән уянганчы шайтан сиңа якынлаша алмас».
  5. «Аятел-Көрси» ризыкның бәрәкәтен арттыра уңышларга ирешергә ярдәм итә. Гайшәдән (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять ителгән хәдистә китерелә: Пәйгамбәребез галәйһиссәлам янына бер ир кеше килде һәм үзенең өендә бәрәкәт юклыкка зарланды. Шуннан соң Аллаһның Илчесе галәйһиссәлам: «Ә син Аятел-Көрси укымыйсыңмыни?» – дип сорады. Аннан дәвам итеп: “Әгәр берәр ризыкка Аятел-Көрси укысагыз, Аллаһ аны бәрәкәтле итәчәк һәм ризыкны арттырачак».
  6. Авыр вакытларда бу аять Аллаһы Тәгаләнең яклавын бирә. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйтте: «Кем дә кем Аятуел-Көрсине һәм Бакара сүрәсенең соңгы аятьләрен авыр вакытларда укыса, аңа Аллаһ ярдәм итәр». Шулай ук “Аятел-Көрси « иртәнге һәм кичке зикер һәм шәригать белән дәвалаганда (рукъйә) укыла.

 Моның соңында шуны дв билгеләп үтәргә кирәк: бу аятьне өйрәнгән һәм аны даими укыган кеше Аллаһы Тәгалә яклавында булачак. Бу аять төрле бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән саклану һәм бәрәкәтне, ризыкларны арттыру сыйфатларына ия. Шулай ук, әлеге аятьне даими укучы кеше Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән зур әҗер-савап алачак.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...