Гыйлм әл-Хыйәл: Ислам әхлагы заманча инженерияне ничек барлыкка китергән

Гыйлм әл-Хыйәл: Ислам әхлагы заманча инженерияне ничек барлыкка китергән

Хәзерге роботлар уйлап табылганчы, элек тә мөселман инженерлары кешеләрнең һәм хайваннарның хезмәтен җиңеләйтү өчен төрле механизмнар һәм җайланмалар булдырганнар. Ислам цивилизациясенең алтын гасырында бу гамәли тәрбия «хәйләләр турындагы фән» яки «хәйләләр»дип тәрҗемә ителә.

 

Тылсымнан гамәли файдага

Әлбәттә, механикалаштыру ул борынгы заманда да үскән, моның өчен Герон Александрийскийның атаклы автомат театрларын искә төшерү дә җитә. Әмма борынгы заманда бу еш кына гыйбадәтханәдә махсус эффектлар һәм гаҗәеп күренешләр булдырып, дин тотучыларның игътибарын җәлеп итү өчен генә кулланылган.

Ислам цивилизациясенең алтын гасырында бу гамәли тәрбия «хәйләләр турындагы фән» яки «хәйләләр»дип тәрҗемә ителә. Ләкин шул чорга бәйләп «хәйләкәрлек» термины алдауны түгел, ә интеллектуаль өстенлекне “хикмәтне” аңлата. Мөселман галимнәре «сизүләрне алдау сәнгатен» (механизмнар магиясен) гамәли файда китерергә тиешле фәнгә әйләндергәннәр.

Фәндә үзәк урынны алган бертуган Бәнү Муса (IX гасыр) үзләренең автоматика нигезләре турындагы «Китаб Әл-хияль» (хәйләкәр (хикмәтле) җайланмалар китабы) китабында алар 100гә якын механизмны тасвирлаганнар. Шул исәптән агым формасын үзгәртә торган фонтаннар, автомат рәвештә май бирә торган лампалар һәм «серле савытлар» (мәсәлән, билгеле бер тишекне ачсаң гына су агып торган кувшин) булган. Соңрак, XII-XIII гасырларда, атаклы инженер Исмәгыйл Әл-Джәзәри механиканы системалы дисциплинага әйләндерә.

 

Әхлак - ул техника үсешен алга җибәрүче

Гыйлм әл-Хыйәлнең үсеше техник кызыксыну гына түгел, ә Ислам әхлагының нәтиҗәсе дә була. Гарәп фәнни трактатларында инженерлык үсеше һәм гомуми кешелек кыйммәтләре арасында төгәл бәйләнеш күзәтелә. Теләсә нинди гамәлнең төп принципларының берсе - тәйсир «җиңеләйтү» иде.

Ислам дине хөкемнәрендә һәм әхлагында гадәттә хезмәтчеләргә, эшчеләргә һәм хәтта йөк ташучы хайваннарга артык йөкләмә бирү тыела. Хәдисләрдә, кешенең яки хайванның физик мөмкинчелекләреннән артыграк эшне йөкләүне тыючы турыдан-туры күрсәтмәләр бирелгән. Монда борынгы цивилизацияләрдән төп аерма шунда ки, элек колларның массакүләм мәҗбүри хезмәте машиналарны уйлап табуны икътисадый яктан «кирәксез” ясаган. Ислам дөньясында әхлакый чикләүләр технологик алмашынуларны эзләүне стимуллаштыра. Механика кешелеклелеккә, авыр эшләрне җиңеләйтүгә чакыручы җавап булып тора: мөселман инженерлары «зур эшне аз көч куеп” гыйбарәсен гамәлгә ашыру принцибын игълан итәләр һәм кешенең физик көчен алты тәгәрмәчле һәм агып төшүче су энергиясе белән алмаштырырга омтылалар. Бу тарихта кешелеклелек кыйммәтләре техника үсешен алга җибәрүче беренче очрак була.

 

“Хикмәтле « инженерлыктагы катлаулы әсәр

Гыйлм әл-Хыйәл урта гасыр шәһәрләренең йөзен үзгәрткән йөзләгән җайланмаларда гәүдәләнә. Мөселман инженерлары үз заманының иң катлаулы мәсьәләләрен чишә торган җайланмалар төзегәннәр.

Аларның иң мөһиме – су күтәрү системалары. Моны уйлап табучы Әл-Джазари ике цилиндрлы поршень насосы булдыра. Буынтыклы вал ярдәмендә ул су тәгәрмәченең әйләнүен пешкәкләрнең хәрәкәтенә әйләндерә, шәһәрләрне тәэмин итү өчен суны 12 метр биеклеккә күтәрә.

Тагын бер мөһим юнәлеш – вакытны үлчәү приборлары ясау. Бу мөселманнарга намаз вакытын билгеләү өчен кирәк. Гаять зур су сәгате (мәсәлән, атаклы «фил белән сәгать») автоматлаштырылган әйберләр булдырылган. Алар хәрәкәт чылбырын эшләтеп җибәрү өчен калкавычлар һәм герләр кулландылар: механиклаштырылган фигуралар хәрәкәтләнделәр һәм дога кылу вакытын билгеләп авазлар чыгардылар.

Көнкүрешне җиңеләйтү өчен төрле җайланмалар да ясалган. Мәсәлән, автоматлаштырылган юынгычлар, алар мөстәкыйль рәвештә су һәм сөлгеләр китергән. Абыйлы-энеле Бәнү Муса үз-үзен көйләүче лампаларны һәм фонтаннарны тасвирлаган, алар автоматлаштырылган клапаннар системасы ярдәмендә агым формасын үзгәрткән.

 

Мирас

Гыйлм әл-Хыйәл әсәрендә Ислам цивилизациясе борынгы белемнәрне саклап кына калмыйча, аларны гамәли мәгънә һәм әхлакый эчтәлек белән тулыландырып, заманча дөнья өчен техникалаштырылган үзәк булдыруын исбатлый.

Гыйлм әл-Хыйәл кысаларында эшләнгән күп кенә төеннәр хәзерге заман инженерлыгының нигезе булды. Буынлы вал, кире элемтә системалары, сегментлы шестернялар һәм конуслы клапаннар — болар барысы да дөнья фәненә мөселман осталары хезмәтләреннән килгән.

Британия техника тарихчысы Дональд Хилл язмалары буенча, Әл-Джазариның уйлап тапкан буынлы валы кешелек тарихында иң мөһим уйлап табуларның берсе. Хәзерге заманга кадәр машиналар җыю буенча тасвирлап язылган күрсәтмәләр булмавын ассызыклый.

Америка робототехнигы Марк Росхейм «Robot Evolution» китабын болай дип йомгаклый: «Хезмәтләре теоретик характерда булган грек элгәрләреннән аермалы буларак, әл-Җәзәри механизмнары кешенең тормышын җайга салу һәм җиңеләйтүгә юнәлтелгән. Аның уйлап тапкан автоматлары - заманча роботлар булдыруга беренче адымнар булып тора».

Гыйлм әл-Хыйәл шәфка-тьлелектән һәм башкаларның язмышын җиңеләйтергә омтылудан туган техникаларның гасырлар буе яшәргә сәләтле булуын искәртеп тора.

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...