Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә катнашты.

 

Форумны Ульяновскиның “Биләр” мәдрәсәсе шәкертләре – булачак Коръәни-хафизлар Коръәни-Кәримнән сүрәләр уку белән башлап җибәрделәр. Аннары форумда катнашучыларны Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин сәламләде. Хатын-кызлар – гаилә учагын кадерләп саклаучылар, өммәтебезнең киләчәген милли рухта, иманлы итеп тәрбияләүчеләр, гореф-гадәтләр белән йолаларны үсеп килүче буынга тапшыручылар, диде ул. Илдар хаҗи дин эшләрендә актив катнашучы мөслимәләргә диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында абыстайлар, мәдрәсә мөгаллимәләре һәм тәрбиячеләр, иманлы яшьләр бар иде.

Гадәткә кергән күркәм чараның мөхтәрәм кунагы – Ульяновск шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Фәрит кызы Айзатуллина да очрашуга буш кул белән килмәгән иде. Ул мөслимәләрне Россия хатын-кызлар союзы һәм Ульяновск шәһәр Думасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

“Редиссон” кунакханәсенең бик тә уңайлы булган “Губернаторский” залында Ульяновск шәһәре районнарыннан һәм өлкәнең авыл районнарыннан килгән мөслимәләр җыелган иде. Алар өчен әлеге очрашу бердәмлек, үзара ярдәмләшү һәм бер-берсенә таянып эш итү тантанасына әверелде.

Дин юлындагы гүзәл затлар бик тә мөһим нәрсәләр хакында уртага салып сөйләштеләр:

балаларыбызны хак вә пакь динебез Ислам рухында тәрбияләү, милләтебез һәм өммәтебезнең киләчәген булдыруга өлеш кертү;

ата-аналарның мәктәпләрдә үткәрелгән җыелышларда катнашуы, әлеге җыелышларда балаларга ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәтү һәм мәктәпләрдә укучыларны хәләл ризыклар белән тукландыру хакында карар кабул ителә;

мәктәпләрдә “Ислам мәдәнияте нигезләре” курсын өйрәнүнең мөһимлеге хакында;

хатын-кызларның сәламәтлеге турында;

хәләлнең чисталыгы, сафлыгы һәм принциплары хакында;

безнең уртак эшебез – шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек, гуманитар ярдәм күрсәтү турында.

Мөселман яшьләрен берләштерүче “Җәмәгать” һәм “Әл-Мөбарәк” оешмалары вәкилләре үзләренең эшчәнлекләре турында презентацияләрен тәкъдим иттеләр.

Матурлык, гүзәллек һәм шатлык-сөенечләрдән башка гына нинди бәйрәм була инде ул? «Muslim Style» брендыннан мөселман хатын-кызлар киемнәре дефилесы гүзәл затларда чиксез соклану тудырды. Аннары призлар уйнатылды, җиңүчеләрне юмарт спонсорлардан бүләкләр көтә иде.

Аллаһы Раббыбыз изге ниятләребезне кабуллардан кылсын, мөслимәләр арасында элемтәләрне ныгытсын һәм һәрбер өйгә бәрәкәтен иңдерсен, дип хәбәр итә, Ульяновск өлкәсе мөфтиятенең матбугат хезмәте emet73.ru

 

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...