Прополис (тома балавыз) файдасы

Прополис (тома балавыз) файдасы

Прополис (тома балавыз) файдасы

Прополис латинчадан «бал корты җилеме» дигәнне аңлата. Ул гөмбәчекләр, бактерия һәм вирусларны үтерә. Грипп, туберкулез һәм дифтерия чыганакларын юк итәргә сәләтле. Антибиотиклардан аермалы буларак, бер гөмбәчек тә аңа яраклаша алмый. Тома балавызның файдалы үзлекләре берничә ел югалмый саклана. Аның яңасы бик сыгылмалы һәм йомшак була.

 

Тома балавыз ашказаны җәрәхәтен төзәтә, иммунитетны ныгыта, яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый, холестеринны төшерә, нурланыштан саклый. Сагыз кебек чәйнәп,ангина,фарингит, гайморит,ларингитны дәвалап була.

Прополис (тома балавыз) әче, каен агачы исенә охшаган хуш исле, сумаласыман карасу-яшел төстәге ябышучан матдә. Вакытлар узу белән ул караңгырак, хәтта кара төскә керә, исе бетә, тыгызлана.

Прополисның төп өлеше умарта корты төрле үсемлектән җыйган сумаласыман матдәләрдән гыйбарәт. Кортлар үрчем үстерелә торган кәрәз күзәнәкләрен прополис белән ялтыраталар, умартага үтеп кергәч чагып үтерелгән корткычларның гәүдәләрен төреп алалар, тишек-ярыкларын томалыйлар һ.б.

Прополисны җәй көне хәстәрлиләр. Аны рамнардан, умартаны каплаган киндердән кырып алып, 100-500 граммлы кисәкләргә йомарлыйлар һәм нык ябыла торган савытта караңгы, салкынча җирдә саклыйлар. Дөрес саклаганда, ул шифалы үзлекләрен 1,5 елга кадәр югалтмый. Яңа җыелган прополисның шифасы күбрәк.

Прополисның аерым урындагы авырту-сызлауларны басуы билгеле. Халык медицинасында прополисны яра һәм җәрәхәтләрне дәвалауда кулланалар.

Прополислы дару эремәсен әзерләү өчен 40 грамм коры прополиска 70%лы 100 грамм спирт салалар, шуны өч тәүлек буена төнәтәләр, әледән-әле селкетеп-болгатып торалар. Мондый эремә теш алдырганда һәм авыз куышлыгында төрле операцияләр ясаганада да кулланыла.

Прополислы май бала имезүче аналарның имчәк башлары яргалануын дәвалауда яхшы нәтиҗәләр бирә. Аны түбәндәгечә әзерлиләр: чиста эмаль савытта 100 грамм терлек мае яки вазелин эретәләр, кайнатып чыгаралар, аннары уттан алып 50-60 градуска чаклы суыталар. Шуңа 10 грамм вакланган прополис өстиләр: катнашманы тагы болгата-болгата 8 10 минут буе 70 80 градуска кадәр кайнарлыйлар. Бу вакытта савыт тыгызлап ябылган була. Барлыкка килгән катнашманы кайнар килеш марля аша сөзәләр. Суынган май куллану өчен яраклы. Аны салкынча коры урында тыгызлап ябылган савытта саклыйлар.

Атланмай белән ясалган 10-15 %лы прополис мае үпкә ялкынсынудан, ангина һәм хәтта туберкулез авыруын комплекслы дәвалау вакытында кулланыла. Ашарга 1-1,5 сәгать кала яисә ашаганнан соң 1,5 сәгать үткәч көнгә 2-3 тапкыр 1 балкашык эчәргә киңәш ителә.

Чиста хәлдәге прополис сөялләрне бетерү өчен һәм, гомумән, сөялгә каршы кулланыла. Моның өчен башта җылы ванна ясыйлар, аннары тирене кырып йомшарталар, прополис кисәген җылытып, юка гына итеп сөялгә сөртәләр һәм бинт белән бәйләп 5 көн тоталар. Шушы процедураны 3 тапкыр кабатлыйлар. Ванна ясап бинтны чишкәч, йомшарган сөялне кисеп ташлыйлар.

Бал җәрәхәтне тизрәк төзәтә. Бер аш кашыгы киптерелгән сазлык утын (кипкәр, сушеница) бер стакан кайнаган суга салып 30 минут тотарга һәм сөзәргә, шуңа бер аш кашыгы бал өстәргә, яра һәм җәрәхәтләрне юдыру өчен файдаланырга, яисә ашказаны җәрәхәте вакытында ашарга 30 минут кала 1-2 аш кашыгы кабул итәргә.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...