Җиңү көне уңаеннан

Җиңү көне уңаеннан

9 майда ел саен илебездә Җиңү көне билгеләп үтелә. Көчле рух һәм үлемсез батырлыкны гәүдәләндереп, бу дата миллионлаган кешеләрнең газаплары бәрабәренә ирешелгән бөек каһарманлык турында каныбызга сеңгән изге хәтерен яңарта.

 

Татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлил һәм аның антифашист көрәштәшләре хөрмәтенә Казанда төзелгән иң билгеле монументаль комплексның гранит диварына Коръәннән мондый юллар уелып язылган:

Мәгънәсе: “Әйт: “Аларны беренче мәртәбә Яралтучы терелтәчәк. Ул бит һәр яралтылган нәрсәне белүче” (“Йәсин” сүрәсенең 79нчы аяте). Аллаһы Тәгаләнең әлеге сүзләре анда юкка гына китерелмәгән: һичшиксез, Бөек Ватан сугышы фронтларында фашистларга каршы сугышкан, Раббыбыз тарафыннан әманәт буларак саклау өчен тапшырылган гаиләләрен һәм Ватанын яклап яу кырына чыккан мөселман солдатлары Аллаһ юлында көрәшкән. Димәк, иншәАллаһ, алар шәһит булып киткәннәр. Ә шәһитләрне Аллаһы Тәгалә үлеләр дип санаудан тыя. Чынлап та, халыкларның яшәү һәм иреккә хокукларын кеше акылына сыймаслык югалтулар бәрабәренә яклаган сугышчыларның каһарманлыгы хәтеребездән беркайчан җуелмас. Фашистларга каршы армый-талмый тылда көрәшкән батырларны дә онытырга хакыбыз юк. Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның хезмәт һәм сугышчан батырлыклары – үлемсез!

Фашист оккупантларына каршы коточкыч сугыш Ватаныбыз җирлегендә 4 ел бара. Җиңү яулар өчен дистә миллионлаган кешеләрнең гомере белән түләргә туры килә. Ягъни Бөек Ватан сугышы безнең барыбыз өчен дә сабак булып торырга тиеш: нацизм кешелек цивилизациясен җимереп атардай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә сөекле Пәйгамбәребезнең нәсыйхәтләрен һәрвакыт истә тотарга кирәк: «Гасабиягә чакырган, гасабия өчен көрәшкән яки гасабия өчен үлә торган шул кеше безләрдән (безнең мөселман өммәтеннән) булмас (Сунан Әбү Дауд риваять иткән). Шуннан соң Мөхәммәдтән: «Ий Аллаһ Илчесе! Гасабия нәрсә соң ул?» – дип сораганнар һәм ул: “Башкаларны кысрыклап, үз милләтеңне (яки кабиләңне) өстен кую ул”, – дип җавап биргән. Кешелек тарихында иң зур һәм канкойгыч сугышта фашизмны җиңүнең әһәмиятен оныту – бабаларыбызның, Бөек Ватан сугышы геройларының һәм сугыш корбаннарының истәлегенә хыянәт ул.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Һәлак булган сугыш һәм тыл геройлары өчен догада булырга, ветераннар өчен Раббыбыздан рәхим-шәфкать сорарга, балаларыбыз һәм оныкларыбызга Бөек Ватан сугышында җиңү турындагы тарихи истәлекләрне тапшырырга чакырам. Аллаһы Тәгалә Ватаныбызны бәла-каза һәм газаплардан ерагайтсын, аңа чәчәк атып иминлектә булырга мөмкинлек бирсен, халыкларга үзара аңлашып гомер итәргә насыйп итсен, һәр йортка һәм гаиләгә бәхет китерсен. Әмин!

 

Камил хәзрәт Сәмигуллин

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәр-ләре җыенының пленар утырышы булды

Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Җыенда катнашучы шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россиянең 37 төбәгеннән барлыгы 900 делегат – кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр бар иде. Быелгы җыен Россия татар-мөселманнары...


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...


Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле...