Һәрвакыт истә…

Һәрвакыт истә…

Мин сугыш еллары баласы түгел Унтугыз яшендә армия сафларына китеп, Бөек Ватан сугышы башлангач, янган авыллар, җимерек шәһәрләр аркылы узып, Җиңү шатлыгын күрү бәхетенә ирешкән һәм 1946 елда исән-имин туган якларга әйләнеп кайтып тормыш корган әтиемнең 1958 елда дөньяга килгән, яраткан төпчек кызы мин.

 

Сугыш ул минем өчен иң беренче чиратта әтиемнең сөйләгәннәре, аның сугыш яраларыннан төннәр буе саташып, сызланып чыгулары. Тарихка кереп калган Керчь, Севастополь шәһәрләреннән минометчы булып (393 нче отделение, диңгез пехотасы) башлап (210 нчы отделение, укчылар батальоны) отделение командиры булып җиңүне каршылаган әтиемнең сөйләр сүзләре күп иде.

Сугыш турындагы киноларны карарга яратмый, сугыш яңадан кабатланмасын, ә үзенең туган көнен 9 Май дип әйтергә ярата иде. Сугыштан соң 1945 елның 28 декабрендә генә авылга кайта. Аларны Ерак Көнчыгышка япон сугышына алып киткәннәр. Япон сугышы беткәч әсирләрне озатып, госпитальләрдән яралыларны күчереп йөрткәннәр.

Сугыш ул минем өчен түр яктагы шкаф тартмасында 80 ел саклана торган, сары алтын кебек ялтырап яткан 3 орден һәм 12 медаль. Аларның да кешеләрнеке кебек үз тарихлары, үз язмышлары. Орден кешенең бер зур батырлыгы өчен бирелә, ә медаль алу өчен бөтен Европаны үтәргә тиеш, дия иде әти.

Ул орден, медальләрдән сагыш, күз яшьләре саркый кебек миңа. Кемнәрдер бу бүләкләрне кулларына да алмыйча яу кырында ятып калганнар. Сугыш шаһиты буларак, тәнендәге ядрә кыйпылчыгын 43 ел йөртте, 43 ел җәфаланды, ул 43 ел телгәләде аның җанын. Госпитальдәге табиблар: «Бу егет яшь, әле яшәр, йөрәк янына ук кереп урнашканга кагылмаганнар», – дигәннәр. Табибларның юраганы юш килде, яшәде әтием. Чәчәк кебек яшьлеген, матур хыялларын җимергән дошманга үч итеп яшәде ул. Сугышта алган яралар әледән-әле сиздереп торсалар да, ул безнең арада булды. Тыл хезмәтчәне булган әниебез белән, балаларының, оныкларының кайгы-шатлыкларына күмелеп, 43 ел гомер кичерделәр. Тик Җиңүнең бик күп язларын күрә алмады, 37 ел элек тыныч кына арабыздан китеп барды.

 

Гөлүсә Вафина

Чыганак https://almet-rt.ru

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


“Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында чаралар

Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. “Идел-Пресс” нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...