Баш мөхәррир сүзе

Баш мөхәррир сүзе

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Һәр алдагысы кебек үк, 2025 елга да шатлык-куанычларның, яңа табышларның күбрәк буласына, кайгы-борчуларның, югалтуларның урап узасына ышанып, аяк бастык.

 

Әйе, һәр чорның, дәвернең, һәр елның үз шатлыклары-куанычлары, үз авырлыгы, кыенлыгы була. Илебез дә, халкыбыз да соңгы елларда сыналу кичерә. Иң мөһиме: без бергәләшеп шушы сынауларны, авырлыкларны җиңеп чыгарга, сабырлык белән уздырырга тиешбез. Аллаһ Тәгалә Коръәннең «Әл Бәкара» сүрәсендә: «Беркемгә дә көченнән килмәслек нәрсә йөкләмим», – дигән. Безнең дөньяда яшәвебез дә – сынау, сыналу. Нәкъ менә шушындый вакытларда ислам динебез мөселманнарга, милләттәшләргә, халкыбызга терәк, таяныч булып тора.

Дин галимнәре, иманның яртысы – сабырлык, икенче яртысы – шөкер итү, ди. Шөкер итүнең файдасы турында «Ибраһим» сүрәсенең 7нче аятендә хәбәр ителә. Аллаһ Тәгалә: «Әгәр дә сез Миңа шөкер итсәгез, рәхмәтле булсагыз, Мин сезгә нигъмәтләремне тагын да арттырачакмын. Әгәр дә инде сез Миңа шөкер итмәсәгез, Минем биргән газабым бик каты булачак», – дигән. «Локман» сүрәсенең 12нче аятендә Аллаһ Тәгалә: «Кем дә кем Аллаһка шөкер итсә һәм кешеләргә рәхмәтле булса, аның файдасы үзенә әйләнеп кайта», – дигән. Чыннан да, без бүгенге көнебезгә шөкер итеп, Аллаһ Тәгаләгә рәхмәтле булып яшәргә тиешбез.

Безгә бүген үз өстебездә эшләү, үзебезне яхшырту, шул рәвешле җәмгыятебезгә нур тарату мөһим. Кешеләрне игелеккә чакыру – ул барлык пәйгамбәрләр эше һәм һәр кешенең бурычы. Һәр мөселманның да күңелендә игелек ятарга тиеш.

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның «Ана догасы» шигыре моңа ачык мисал булып тора:

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,

Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сәхралар тора балкып.

Авыл тын. Иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган

Халык йоклый – каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;

Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык

Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:

Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мескинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;

Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?

Моңарчы динебез безне һәрчак берләштереп, саклап торды, имамнарыбыз, дин галимнәре аны халык күңеленә сеңдерүне тормыш максаты итте. Иң мөһиме – әнә шул бергәлек хисен җуймыйча, бер-беребезнең кадерен, кирәклеген тоеп, сыналуларда сынатмыйча, сыгылсак та сынмыйча, һәркайсыбызның уңышына сөенеп яшик!

 Яңа елның тәүге санында күңелегезнең имин булуын, ак ышанычлы һәм якты өметле теләкләрегезнең чынга ашуын телим!

 

Хөрмәт белән,

баш мөхәррир Мансур Һашимов

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...