Сөләйман галәйһиссәлам һәм кырмыска

Сөләйман галәйһиссәлам һәм кырмыска

Сөләйман галәйһиссәлам һәм кырмыска

Көннәрдән бер көнне Сөләйман пәйгамбәр үзенең иге-чиге булмаган гаскәре белән сәфәргә чыга һәм юлда кырмыскалар даласына юлыга.

 

Ана кырмыска зур гаскәрне күреп, тизрәк кырмыскаларны ояларына качарга әмер бирә. “Алар кырмыскалар даласына килеп җиткәч, ана кырмыска әйтте: “Әй кырмыскалар, ояларыгызга керегез, Сөләйман һәм аның гаскәре сезне күрмичә дә таптап һәлак итмәсеннәр”. (“ән-Нәмл” сүрәсе, 18 аят).

Халкын кайгыртучы кырмыска, Сөләйман галәйһиссәлам гаскәренең никадәр көчле һәм зур икәнен белде, шуңа тизрәк барысын да яшерергә тырышты. Сөләйман галәйһиссәлам аның сүзләрен яхшы аңлады. Газиз кардәшләрем, бу урында Аллаһ Тәгалә чиксез хикмәте белән ике патшаны очраштырды. Икесенең дә патшалыгы, икесенең дә гаскәре, икесенең дә үз халкы өчен кайгыруы бар иде. Әйе, ике патша - Сөләйман һәм Кырмыска. Аллаһы Тәгалә Сөләйманга дәүләт башлыгының үз халкын һәлакәттән кисәтүен ишеттерде. Кемнән булган һәлакәттән, үзләреннән өстен һәм көчле булган дәүләттән. Ул дәүләт үзеннән астагыларны күрми, аяк астында булганга башын төшереп карамый. Газиз кардәшләрем, бүген, күпме халыклар, үзләреннән көчле халыкларның аяк асларында, түбәнлек һәм көчсезлектә яшиләр. Күпме дәүләтләр, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, үз кайгыларын гына күреп, юлда эләккән “кырмыскаларны” сизми дә сытып китәләр. Ике патшаның очрашуында зур гыйбрәт бар. Бөтен дөньяны селкетеп торырдай гаскәр хуҗасы Сәләйман һәм җир өстендә көн күрүче иң кечкенә, иң зәгыйфь кырмыска. Сөләйман пәйгамбәр кечкенә бөҗәкнең үз халкын кайгыртып һәлакәттән сакларга тырышуын күреп сокланды.

“Кырмысканың сүзләреннән көлеп, ул елмайды”. (“ән-Нәмл” сүрәсе, 19 аять)

Сөләйман елмайды, чөнки пәйгамбәрләр авызын зур ачып әдәпсезлек белән көлмәделәр, һәм Аллаһы Тәгаләгә биргән нигьмәтләре өчен шөкер итте: “Ий Раббым, Миңа һәм ата-анама биргән рәхимлегең өчен Сиңа шөкер итүне һәм Син разый булырлык изгелекләр кылуны миңа насыйп ит. Рәхмәтең белән мине изге бәндәләрең җөмләсеннән кыл”.(“ән-Нәмл” сүрәсе, 19 аят).

Кайда гыйбрәт алучылар, кайда вәгазьләнүчеләр? Сөләйман галәйһиссәлам, каршысына чыккан кечкенә кырмысканы күреп олуг гыйбрәт алды һәм вәгазьләнде. Елмайды һәм Раббысына шөкер сүзләре белән мөраҗәгать итте.

Йосыф Дәүләтшин

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Чабыр үләне (чабрец, тимьян)

Чабыр үләненең русчасы — чабрец, тимьян обыкновенный. Ул иренчәчәклеләр (губоцветные) семьялыгына керә. Агачка әйләнә торган сабаклы, ярымкуак кебек хуш исле үсемлек. Аның бөтен өлешләрендә дә эфир майлары бар.   Чабыр үләне яфракларыннан ясалган сыек экстракт бронхит, бума ютәл кебек...


«Аллаһ» сүзенең кешегә тәэсире

Пәйгамбәребез галәй-һиссәлам әйткән: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр».   Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан...


СОРАУ-ҖАВАП

Намаз вакытында, онытылып китеп, тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укысаң, ни була? Әгәр сез ялгышып тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укыгансыз икән, сезгә намаз ахырында сәҗдә сәхү кылырга кирәк. Чөнки сез хаталанып ваҗибны (“тәшәххүд” укуны)...


Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Коръән-Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына...


Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Көферлектән һәм гөнаһлардан чистарынучылар уңышка ирешерләр” (“әл-Әглә” сүрәсе, 14 аять)   Ягъни адәм баласы нәфес теләкләреннән чистарынгач кына канәгатьлек таба. Аллаһ Тәгалә адәм баласын яхшылык белән яманлык арасында көрәшүче итеп яратты....