Баш мөхәррир сүзе

Баш мөхәррир сүзе

Баш мөхәррир сүзе

 

Ислам дине һәрвакыт белем алуга, укуга омтылышны хуплый, галимнәргә, остазларга, мөгаллимнәргә тирән ихтирам, хөрмәт күрсәтә. Аллаһ Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән аяте белән үк безне белем алырга чакыра: «Сине барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!» – ди («Галәк» сүрәсе, 1 нче аять). Дин галимнәре аңлатуынча, «Укы!» дигән сүз белем алу дигәнне дә күз уңында тота. Мөгаен, ислам динендә белемгә, укуга зур игътибар бирелгәнлектән, нәкъ менә мөселман дөньясында остазлар, галимнәр генә түгел, төрле фәннәр үзләштерергә омтылган сабыйлар, үсмерләр, яшьләр – һәркайсы хөрмәт белән телгә алына.

 

Мөселман дөньясының бер өлеше булган татар халкы да гомер-гомергә белемгә, мәгърифәткә омтылып яши. Бүгенге көндә дә башка милләтләр татар халкының күп кенә шәхесләрен абруйлы остаз, мөгаллим буларак истә тота. Мәгърифәт нуры тарату – элек-электән халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе булган. Мәкальләребезнең дә күпчелеге уку-белем алуга багышлануы юкка түгелдер: «Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә», «Дөнья яктыра көн белән, адәм яктыра белем белән», «Укысаң белерсең, укымасаң бөләрсең»…

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне чын күңелдән яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Алда сезне кызыклы ачышлар, файдалы белемнәр, зур җиңүләр көтсен! Сез өйрәнгән һәрнәрсә тормышыгызны тагын да мәгънәле итсен! Бу күркәм юлда безнең газетабыз сезнең өчен терәк, таяныч булыр дип ышанабыз.

 

Мансур Һашимов

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...