Кешеләрдән көлмә, харамнан ерак бул

Кешеләрдән көлмә, харамнан ерак бул

Уены-чыны булуына карамастан, мондый гамәлдән ерак булырга тырыш, чөнки кешеләр, гадәттә, оятларын югалта. Кешеләрдән көлеп, аларны мыскыл итеп сөйләшә торган кешеләрне үзләрен дә хөрмәт итмиләр. Алар ялгызлыкка дучар булалар һәм бик күп кешене рәнҗетәләр.

 

Бәндәләрне кеше көлкесенә калдыру нәтиҗәсендә бик күп үпкә-рәнҗешләр һәм ачуланышулар килеп чыга, шул рәвешле нәфрәт туа. Беркем белән дә түбәнсетерлек итеп шаярма! Әгәр дә үзеңнән көлсәләр, берничек тә җавап бирмә, башка мәсьәләгә күчми торып алар белән аралашма. Мәҗлес буш сүз йөртүләргә әйләнеп китсә, акрын гына китү ягын кайгырт.

Без әлегә кадәр искә алганнарның барысы да телгә бәйле бәла-гөнаһлар. Бу мәсьәләдә сиңа ялгыз калып уйлану һәм, җитди ихтыяҗ булмыйча әңгәмә-сөйләшүләрдән читләшү ярдәмгә килер. Кирәкмәгән сөйләшүләрдән читтә торыр өчен Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) авызына ташлар кабып йөргән һәм, теленә күрсәтеп: “Бары шул гына миңа югары дәрәҗәләргә ирешергә ярдәм итте”, - дип әйтә торган булган.

Шуңа син дә кешеләрдән көлүдән ерак бул, югыйсә, фани дөньяда һәм Ахирәттә һәлакәткә китерә торган гамәлләрнең башында нәкъ шул тел афәте тора!

Ашказаныңны хәрам һәм шикле ризыклардан сакла! Ризыгыңны үз тырышлыгың белән гадел рәвештә эзләп тап. Хәләл ризык тапсаң да, туйганчы ашаудан тыел, чөнки тамак туйганчы ашау йөрәкнең катылануына зиһеннең таркалуына, хәтер начараюга һәм гыйбадәт кыла торган әгъзаларның зәгыйфьләнүенә һәм ваемсызануына китерә. Тук булу нәфеснең көчен арттыра һәм шайтан токымына юл ача. Туйганчы ашау дигәндә, гәрчә ризыгың хәләл булса да, бөтен начар гамәлләрнең башында шул тора. Харам ашауның нәрсәгә китерүе хакында да фикерләп кара.

Хәләл ризык чыганагын эзләп табу һәм мөселманның үтәргә тиешле фарыз гамәле. Харам ризык ашап кылынган гыйбадәт һәм изге гамәлләр кирпечтән салынган йортны хәтерләтә. Әгәр елга бер мәртәбә гади тукымадан тегелгән күлмәк сатып алсаң, иртә һәм кич көрпәле оннан пешерелгән ике сынык икмәк белән канәгать булсаң, ләззәтле ашамлыклардан баш тартсаң, сиңа рөхсәт ителгән ризыкның бик азы да җитәр, алар бит дөньяда бихисап.

Бөтен нечкәлекләренә төшенү кирәк тә түгел, ләкин, әгәр дә син нәрсәнең дә булса тәгаен тыелган икәнен беләсең икән, яисә тыелган булу ихтималы хакында шикләнсәң, ул әйберләрдән баш тартырга кирәк. Берәр кешенең малын харам юл белән табуын белә торып, ул биргәнне кабул итү шулай ук харам, гәрчә ул малның бер өлеше хәләл юл белән табылган булса да. Нәкъ шулай эшләгән очракта гына булганы белән канәгатьләнү хисе тәрбияләнә.

Вакыф (җәмгыять фонды) малларын куллану шулай ук тыелган. Әлбәттә, аерым исәпкә алынган шартлар яки искәрмәләр булмаган очракта. Бик зур гөнаһ кылуы сәбәпле хөкем вакытында шаһитлыгы кабу ителми торган бәндәнең үзен тәкъва итеп күрсәтергә тырышуы яки вакыф малларын куллануы харам.

“Ихъя голум әд-дин” китабының аерым бер бүлегендә рөхсәт ителгән, тыелган һәм шикле әйберләр хакында тулырак рәвештә бәян ителә. Әлеге китапта син бу мәсьәләләр хакында җентекле мәгълүмат белән таныша аласың, чөнки һәр мөселманга, биш вакыт намаз уку фарыз булган кебек, хәләл-харам мәсьәләсен өйрәнү һәм белергә омтылу да шундый ук фарыз.

 

 

Имам Газәлинең “Әдәпләр” китабыннан өзек

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...