Тимур Гафитулин: «Һәр нәтиҗәле эшнең нигезе иман ныклыгына, рухи тазалыкка бәйле»

Тимур Гафитулин: «Һәр нәтиҗәле эшнең нигезе иман ныклыгына, рухи тазалыкка бәйле»

Тимур Гафитулин: «Һәр нәтиҗәле эшнең нигезе иман ныклыгына, рухи тазалыкка бәйле»

– Тимур әфәнде, без сезне «Музыка һәм преображение» мәдәният һәм сәнгатькә ярдәм фондының, «Мәскәү-Татарстан» мәдәни проектының сәнгать җитәкчесе буларак беләбез. Әлеге фонд кысаларында күпсанлы мәгънәле чаралар уза. Үзегез белән кыскача таныштырып үтегез әле?

– Мин Мәскәүдә туып-үстем. Башкалабызда Михаил Ипполитов-Иванов исемендәге Дәүләт музыка-педагогия институтын тәмамладым, Мәскәү дәүләт лингвистика университетында тәрҗемәче һөнәренә ия булдым. Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә, Мәскәү дәүләт филармониясендә хезмәт куйдым.

 

– Мәскәүдә яшәсәгез дә, сезнең тормышыгыз, проектларыгыз Татарстан белән дә тыгыз бәйләнгән…

– Әйе. Минем тамырларым Татарстаннан, монда туганнарым да күп. Иң беренче чиратта, республика белән мине кардәшлек җепләре бәйли. Икенчедән, соңгы елларда Татарстанда төрле чараларны гамәлгә ашырдык. Шушы эшчәнлек нәтиҗәсендә «Мәскәү-Татарстан» мәдәни проекты туды.

 

–       Татарстан, татар халкы белән бәйле рәвештә, милли шоу эшләргә теләгегез юкмы?

–       Без Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте мотивлары буенча бөек шагыйрьнең туган көнендә – 2025 елның 26 апрелендә – «Татнефть Арена»да боз тамашасы эшләргә ниятлибез. Ул барлык тамашачыларның да күңеленә хуш килә торган якты, кызыклы, милли төсмерләргә бик бай шоу булыр дип өметләнәбез. Күзалдына китерегез: боз мәйданчыгы уртасында симфоник оркестр уйный, танылган фигуралы шуу осталары төрле номерлар башкара. Әлбәттә, без алга таба музыка, милли фольклор, театр юнәлешендәге башка проектларны да гамәлгә ашырырга телибез.

 

–       Сез, мөгаен, Мәскәүдәге татар чараларында да катнашырга вакыт табасыздыр?

–       Әйе, аралашырга тырышам, төрле чараларда булам. Рөстәм Ямалеев җитәкчелек иткән «Штаб татар» тормышның төрле өлкәләренә бәйле тематик очрашулар оештыра. Анда кешеләр өй атмосферасында үзара таныша, аралаша. Мин аны үзенчә Татарстанның кечкенә бер утравы кебек кабул итәм.

 

–       Без сезне дини кеше буларак та беләбез. Дингә килүегез ничек булды?

–       1989 елда мин Мәскәүнең җәмигъ мәчетенә беренче тапкыр аяк бастым. Анда ислам дине нигезләрен өйрәнгән кешеләр белән таныштым. Араларында бүгенге көндә күренекле дин белгеченә әйләнгән Шамил Галәветдинов та бар иде. Ул чакта аңа 15 кенә яшь булса да, үзен бик яхшы педагог, җаваплы остаз итеп танытты. Шәригать нигезләренә, намаз серләренә, Коръән укырга – барысына да Шамил хәзрәт Галәветдинов өйрәтте. Мәгълүм булганча, бүгенге көндә ул күренекле дин галиме, Мәскәүнең «Мемориаль» мәчете имам-хатыйбы, мөселманнар, аерча яшьләр арасында абруй казанган шәхес.

 

–       Бүгенге көндә җомга намазларына йөрисезме?

–       Нигездә, мин җомга намазына Мәскәүнең җәмигъ мәчетенә йөрим. Имамнары бик укымышлы, вәгазьләре бик мәгънәле, тәэсир итә, гомумән, ул Аллаһ йорты күңелемә бик якын. Әгәр дә дачада булсам, Сергиев Посад шәһәрендәге мәчеткә йөрим.

 

–       Газета укучыларыбызга нинди теләкләр әйтер идегез?

–       Һәрвакыт игелекле гамәлләр кылып, алга таба барыгыз, беркайчан үзегезнең максатыгыздан чигенмәгез. Һәр нәтиҗәле эшнең нигезе иман ныклыгына, рухи тазалыкка бәйле. Мин сезгә шушы асыл сыйфатларны булдыруыгызны һәм җуймавыгызны телим!

 

Мансур Һашимов

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


“Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында чаралар

Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. “Идел-Пресс” нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма...


Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...