Бу дөньяда җир кебек сабыр бул...

Бу дөньяда җир кебек сабыр бул...

“Кил, әй инсан, әгәр булсан чын ир дәк.

Агырлык, пишә кыл, дөньяда йир дәк,

Әгәр таб сәне һәр кайсы мәүҗид.

Зыян итмә, тәкый тикер соуд (файда).

Кеше таш орса башә, әй хөҗәстә (бәхет иясе),

Көлеб бакгыл йөзигә мисле пәстә (чикләвек).

 

Аңлатмасы:

Ягъни, әй адәм баласы, хакыйкатьтә Аллаһ юлында булучы бәндә булсаң, бу дөньяда җир кебек сабырлы бул. Ник дисәң, җирнең өстендә төрле нәрсәләр бар: изгедән, явыздан, хәсистән һәм нәфистән – барчасын күтәреп тора. Шуның кебек син дә күтәр, адәмнәргә карата яхшы, күркәм бул. Сине, мәсәлән, һәр җан иясе аяклары астына салып типкәләсәләр дә, һич нәрсәсенә зыян тидермә, бәлки кулыңнан килсә файда китер. Мин-минлек кылганга-яхшылык кыл.

Ягъни берәү сиңа ачу белән таш орса, әй андый мөбарәк кеше, орган кешенең йөзенә әйләнеп көлеп кара. Чөнки чикләвекнең башына таш белән орырлар; ярылып көлгән кебек торыр, эчендәге төшен бирер. Син дә һәр җәфага ачык йөзең белән төрле нигъмәтләреңне бир, димәктер...”

Әлеге хикмәтле сүзләр шул кадәр таныш та кебек, татар халкының зирәк мәкальләрен дә искә төшерә... Бу сүзләр бай рухи мирасыбыз ядкәре – Таҗетдин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабыннан. Шигъри юллар да, аннары бирелгән аңлатма кебек үк, татарча, төгәлрәге, иске татар телендә.

Ялчыголның тагын бер хикмәтле сүзе: “Белгән гыйлемең белән гамәл кылучы бул, башкаларга өйрәтүче бул”. Ягъни, гыйлемгә таянып эшлә. Шул ук вакытта белгәнеңне башкаларга да өйрәт. Ялчыгол үзе гарәп, фарсы һәм төрки телләрен камил белгән. Олуг шәрык белгече дәрәҗәсенә җиткән. Димәк ул, үзе дә гыйлем иясе һәм гыйлем өйрәтүче булган. Беркайчан да искерми торган зирәк мәгънәле китаплар язган, башка телләрдән тәрҗемә иткән. Берничә гасыр дәвамында алар кабат-кабат бастырыла һәм тарихчылар, дин әһелләре өчен тарихи-рухи чыганак булып тора.

Менә шушы олуг гыйлем иясе хакындагы белемнәрне ныгыту, аның хезмәтләрен пропагандалау ниятеннән ел саен Зәй мөхтәсибәте «Ялчыгол укулары»н уздыра. Олуг татар дин галиме рухына багышлап догалар кылу өчен татар дин әһелләре, галимнәр, Ялчыгол нәселен дәвам итүчеләр һәм аның мирасын өйрәнүче төрле милләт вәкилләре Зәйгә җыела.

 

Айзирәк Гәрәева

 

Таҗетдин Ялчыгол

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


«Аллаһ» сүзенең кешегә тәэсире

Пәйгамбәребез галәй-һиссәлам әйткән: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр».   Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан...


Гыйлемеңне тормышта куллана бел

Син күпме генә укымышлы булсаң да, ышанычлы, намуслы булмасаң нәтиҗә булмый.   Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам): «Галим бул, яки гыйлемне өйрәнүче, яки галимнәрне тыңлаучы (гыйлем мәҗлесләрендә гыйлем тыңла), яки гыйлемне сөюче бул (укытучыларга, мөгаллимнәргә гыйлем таратуда, шәкертләргә...


Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде

Балык Бистәсе районы үзәгендә “Гыйлем мәҗлесләре” проектының чираттагы очрашуы узды. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында...


СОРАУ-ҖАВАП

Намаз вакытында, онытылып китеп, тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укысаң, ни була? Әгәр сез ялгышып тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укыгансыз икән, сезгә намаз ахырында сәҗдә сәхү кылырга кирәк. Чөнки сез хаталанып ваҗибны (“тәшәххүд” укуны)...


Мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды

Нәзарәтнең ”Зәкят” хәйрия фондында мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды. Очрашуда фонд карамагындагылар гына түгел, ә барлык теләүче хатын-кызлар – 20 дән артык кеше катнашты. Кунаклар алдында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе...