Самарра – Габбаси хәлифәлегендәге зиннәтле шәһәр

Самарра – Габбаси хәлифәлегендәге зиннәтле шәһәр

Самарра – Габбаси хәлифәлегендәге зиннәтле шәһәр

Габбаси хәлифәләре бөек биналардан, торак йортлардан торган, күп мәхәлләле, бай бизәкләре һәм монументальлеге белән аерылып торган зиннәтле шәһәр төзү өчен байлыкны кызганмаганнар. Самарра бөтен мөселман дөньясының архитектурасына йогынты ясаган һәм бүгенге көндә дә архитекторларны илһамландырып тора.

 

836 елда Габбасиләр хәлифе Мугтәсим биЛләһ Самаррага нигез салган, гәрчә Исламга кадәр үк анда авыллар булуы билгеле булса да. Әүвәлдә Габбасиләр ишегалды Багдадта урнашкан, ләкин гаскәр белән авырлыклар булуы сәбәпле хәлиф аны бу җирлектән төньякка күчерергә һәм анда яңа башкала төзергә карар кылган.

Мугтәсим тарафыннан төзелгән шәһәр үз эченә торак мәхәлләләр, казармалар, төрле дәүләт биналары, җәмиг мәчет һәм Дәрүл-Хиләфә дип аталган зиннәтле сарайны үз эченә алган. Мугтәсимнең варислары заманында шәһәр киңәйтелгән. Хәлиф Мутәвәккил Бөек мәчет һәм Балкувар исемендәге берләшмә төзеткән, аннан соң Самарраның төньяк тарафында Мутәвәккилия исемендәге яңа шәһәргә нигез салган.

Бу әмирнең 861 елда үтерелүе шәһәр тарихына икенче төсмер кертә. Әмирнең вафатыннан соң беркүпме вакыт үткәч 892 елда башкала Багдадка кайтарыла. Самарра үзенең үзенчәлеген югалта, ләкин мөселманнар өчен мөһим рухи үзәк булып кала. Шәһәр үзенең мәшһүрлеген кайтара алмый, аның күп кенә биналары җимерелә һәм яңадан торгызылмый. 1910 елларда тарихи районнарны казу эшләре башлана.

Самарраның бакчалары, биналарының һәм мәчетләренең планнары Габбаси империясенең ресурсларын һәм байлыкларын күрсәтә. Монда зур күләмле сарайлар Әмәвиләр төзегән сарайлардан күпкә зуррак булган. Самарра мәчетләре дә шулай ук бик зур. Бөек мәчетнең мәйданы (37440 кв.м) Дәмәшыкътагы Бөек мәчетнең мәйданына (15642 кв.м) караганда икеләтә зуррак. Бу мәчетнең спираль рәвешле манарасы аерым мәшһүрлеккә ия, аның биеклеге 50 метрга тиң.

Габбасиләр чоры техника һәм үзаң ягыннан алга китеш заманы була һәм бу Самарра архитектурасында чагылыш таба. Казылышлар вакытында биналарны бизәп торган гаҗәеп матур орнаментлар табыла. Архитектура бизәлеше буларак шәһәрдә бик сирәк булган ике техника кулланылган: ул ялтырап торган бизәкле төрле төстәге плитә һәм төрле мозаик пыялалар. Баштарак булган археологик эзләнүләрдә аларның берсе дә табылмаган. Төрле төстәге мозаик пыялалар әүвәл төрле савытлар ясаганда гына кулланыла торган булса, Гыйракта эшләнелгән ялтырап торучы бизәкләр, керамика билгеле бер яңарыш (ноу-хау) алган.

Самаррада башка үзенчәлекле шәкелдәге пыяла бизәлешләр дә табылган, шулай ук вак кыйммәтле ташларны хәтерләткән, өске элеше төрле материалдан эшләнелгән фигуралы бизәк, шәмәхә төсле үтә күренми торган плитәләр, хәтта пыялада язылган фрагментлар Әмәвиләрнең биналарында кулланылган Кыя гөмбәзе кебек. Самарраның сарайларында пыяланы хосусый рәвештә куллану һәм яңа техникадан файдалану, көчле икътисадлы, сәнгатьтә үзаңның көчле үсеше Габбасиләр чорында Гыйракның бөтендөнья үзәге булуына шаһитлек бирә.

Бу бизәкләрдән тыш сарайдагы кайбер бүлмәләр һәм аерым йортлар стенага уелып ясалган бизәкләр белән бизәлгән. Бу рәсемнәрдән фрагментлар гына калган булуга карамастан шигъри темаларны яктыртучы рәсемнәр дә күренә. Пыяладан һәм бу җирлектә ясалган керамикадан тыш, эзләнүләр вакытында Кытайдан китерелгән нәфис керамика үрнәкләре дә табылган.

Самарра бик озак вакыт башкала булып торса да, гарәп ислам җәмгыятендә ул архитектурага күп йогынты ясаган. Бөек мәчетнең манарасы бөтен мөселман дөньясындагы биналарның бизәлешенә илһам бирә, аеруча да әдәбияттагы тасвирламалар сәбәпле. Шагыйрьләр фонтанлы бассейннарны сурәтләгәндә якты образлар кулланганнар, мраморлы тратуарлар, алтын һәм пыялалы мозаикалар белән бизәлгән гөмбәзләр кешеләрнең күзләрен камаштыруын шиъри юлларга салганнар.

Бу шигырьләр мондый шәһәрләрнең бөеклеген күрсәтүдә хезмәт итсә, икенче яктан бу заманның киләчәктә үзгәрәчәген дә кисәткәннәр. Самарра бөек шәһәр булуга карамастан, бик тиз таркалган. Бу бөеклек һәм үзгәрүчән булу кайчандыр мәшһүр булса, ә аннан соң хәлифләр шәһәренең юкка чыгуы истә калырлык сюжет булып хезмәт иткән.

20-21 гасырларда габбасиләрнең элеккеге башкаласы бүгенге көндәге архитектурага һәм Якын Көнчыгыштагы шәһрләрне планлаштыруга илһам биргән.

Соңгы елларда Самаррага бик күп зыян салынды. Американың Гыйракка басып керүе һәм төрле диннәрнең үзара сугышлары кайбер тарихи биналарга, беренче чиратта хәзерге заман шәһәренең үзәгендә булган әл-Әскәри мәчетенә зыян китергән. Моннан тыш шәһәр районнарын киңәйтү һәм авыл хуҗалыгы җир-сулары Габбасиләр заманыннан калган шәһәрләрнең кайбер калдыкларын төзелешкә китерә. Шуңа күрә бүгенге көндә Самарра шәһәре ЮНЕСКОга кертелгән һәм юкка чыгу астында торган бер объект буларак каралган.

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...