Йәмән архитектурасы, ничек итеп балчыктан күпкатлы биналар төзелгән

Йәмән архитектурасы, ничек итеп балчыктан күпкатлы биналар төзелгән

Йәмән архитектурасы, ничек итеп балчыктан күпкатлы биналар төзелгән

Талантлы Йәмән халкы күп еллар буена балчыктан гаҗәеп каланча-шәһәрләр һәм биек биналар төзегән. Йәмәннең өч шәһәре – Шибам, Сәнә, Зәбид архитектура сәнгате ягыннан уникаль биналар булып саналганга, алар Бөтендөнья мирасы ЮНЕСКОның объектларыннан санала. Соңгы еллардагы сугыш вакыйгалары һәм яңарыш үсеше бу борынгы гадәтнең юкка чыгу куркынычы астына куя.

Борынгы күпкатлы биналар кояшта кыздырылып киптерелгән кирпечтән эшләнгән һәм акбур белән бизәлгән, ярымай формасындагы витражлар һәм агачтан бизәкләп эшләнгән тәрәзә ширмалары ислам сәнгатенә нигезләнеп ясалган.

Бу фортка охшаш төзелмәләрнең беренче каты гадәттә тәрәзәсез, төрле геометрик бизәкләр белән нәкышләнгән авыр агач ишекләрдән, аларга өстәп, ишекне ачу өчен үзенчәлекле казак сурәтендәге зур агач ачкычлар ясатылган.

Бу катта гадәттә хайваннар торган, сәүдә һәм көндәлек эшләр башкарылган. Икенче кат гадәттә ризыкларны саклау урыны булган. Торак һәм күңел ачу бүлмәләре гадәттә өченче каттан башланган. Түбәдәге террасалар тагын бер буш урын булып торган һәм кайвакытта, эссе һава булганда йокы урыны булып хезмәт иткән.

Сугыш һәм икътисадый кризис соңгы вакытта бу төзелешләрнең кайберләрен таркалыш халәтенә китергән, чөнки биналар даими төзекләндереп торуны таләп итә. Шибам шәһәре даими барган гражданнар сугышының турыдан-туры бәрелешләрен читләтеп үтсә дә, архитектура ландшафты хәзерге заманның иң җитди гуманитар кризисларының берсе нәтиҗәсендә зыян күрә. Бу борынгы биналарны даими балчык һәм акбур белән каплап тормасаң, җил, эсселек һәм яңгыр сәбәпле җимерелүгә бучар була.

Бүгенге көндә ЮНЕСКО иске кальгә-шәһәрендә кайбер йортларны тернәкләндерә. Кояшта яндырылган кирпечтән төзелгән күпкатлы биналар 10 каттан һәм 150ләп бүлмәләрдән тора. Кояшта киптерелгән юка, киң кирпечләр килеп чыксын өчен балчыкны салам белән кушалар. Балчыклы-саламлы катнашманы агачтан ясалган төрле размердагы формаларга урнаштыралар, форманың размеры, кирпечнең кайсы кат өчен ясалуыннан гыйбарәт, аннан соң кояшта киптерелгән. Мондый кирпеч гаҗәеп нык килеп чыга. Нигез таштан ясалган, почмакларны тоташтыру өчен нигез ташына агач каркас кушканнар. Кирпечләр эзлекле катламнар белән яңадан ябылган һәм күп кенә балчык белән штукатурланган. Идәннәр агачтан һәм пальма материалыннан ясалган, кечкенә размерлы кирпечләр биегрәк катлар өчен кулланылган, ә нура дип аталган акбур чимал кирпечне төзекләндерү өчен кулланылган.

Известьташны махсус мичләрдә бер тәүлек буе пешергәннәр һәм суытканнар. Аннары агулы парлар белән химик реакциягә керсен өчен аңа су сипкәннәр. Аннары бу акбурлы ябыштыргычны куллануга керткәнче, көне буе болгатып торганнар.

Каланчалы йортлар балчыктан һәм шул җирлекнең материалларыннан күп йөз еллар буена төзелгән һәм Көньяк Африканың эссе, коры һавасына яхшы чыдый, урамда биналар арасында күләгә барлыкка килә һәм бу салкынча һаваны саклый, тәрәзәләрдә агач экраннар җил үткәрә һәм кояш нурларын тотып кала.

Әсма Җәмәлетдин

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...