Урта гасырларда нефтьнең Ислам дөньясындагы роле

Урта гасырларда нефтьнең Ислам дөньясындагы роле

Урта гасырларда нефтьнең Ислам дөньясындагы роле

Нефть чоры башланганчыга кадәр үк Ислам дөньясында бу кара алтын дип аталучы нефть гамәлгә кертелгән һәм төрле юнәлешләрдә – хәрби эшләрдән алып тыйбблык (медицина) өлкәләрендә киң кулланылыш тапкан. Асфальт түшәлгән юллар һәм керосин иң беренчеләрдән булып нәкъ монда килеп чыккан.

 

Бүгенге көндәге Согуд Гарәбстаны, Гыйрак, Иран, Әзербәйҗан кебек илләрнең җирлекләрендә нефтьнең күплеге электән үк билгеле булган. Күп кенә тарихи чыганаклар раслаганча Ислам дине чорында алар актив эшкәртелгәннәр.

Хәмдәллаһ Казвини (14 гасыр) бу табигый казылманы тасвирлаганда, нефть коеларын су белән тутырганнар, дип яза. Нефть өскә калып чыккан һәм аны түлән тиресеннән ясалган турсык белән җыеп алганнар. Табыш сәнәгать өлкәсендә файдаланылган. Мәсәлән, 10 гасырдагы гарәп язмаларында күренгәнчә, Фарсы илендәге Фарс өлкәсе ел саен 90 тонна нефтьне салым буларак түләгән.

Гарәп географы Габдерәшид әл-Бакуви (14-15 гасырларда яшәгән) әйтүенчә, Бакудан көн саен 200 дөядән торган караван юлга чыгып китә торган булган, һәм һәрбер дөя 300 кг товар күтәргән.

Шулкадәр нефть нәрсәгә кирәк булган? Урта гасырларда ул Ислам дөньясында киң кулланылыш тапкан. Иң беренче чиратта ягулык буларак файдаланылган. 7-8 нче гасырларда ук мөселманнар битумны җылытып керосин җитештергәннәр. Шул майлы токымнан аерылып чыккан сыекча керосин булган. Аннары аны дистилләштерү юлы белән әзерләгәннәр.

Фарсы галиме Мөхәммәд әр-Рази (865-925) үзенең “Китабүл-әсрар” исемле әсәрендә беренчеләрдән булып керосин лампаларын җылыту һәм яктырту өчен кулланганнарын искә ала. Шулай итеп, Аурупа белән чагыштырганда, бу Ислам дөньясында 1000 ел алдан килеп чыккан.

Керосин шулай ук тыйбблык өлкәсендә дә кулланылыш тапкан. Ул йөткерүдән, астмадан, бәвел юлларында авырту булганда, артрит вакытында һәм башка авырулардан файда бирүче чара булып саналган.

Шулай ук билгеле булганча, VII нче гасырдан алып нефть хәрби эшләрдә дә кулланылган. Мәсәлән, аны кабызгыч тупларга салып, катапульта аша атканнар.

Нефтьне җилләтү нәтиҗәсендә битум барлыкка килгән һәм юлларны түшәүдә файдаланылган. Багдадта VIII нче гасырда ук шул түшәлгән юллар булган.

VIII гасырның башында географ Якут афальтны ничек ясаганнарын тасвирлаган: “...эшчеләр камыштан үрелгән кәрзиннәргә чыганактан битумны җыялар һәм шуны җиргә салалар. Аларның шулай ук зур тимер казаннары бар, шул казанга билгеле бер дәрәҗәдә битум, су, ком салалар. Аннары шул казанны утка куеп әлеге катнашманы битум эреп, ком белән кушылганчыга кадәр җылыталар. Шул арада эшчеләр аны даими бутап торалар. Катнашма тиешле дәрәҗәгә ирешкәч, җиргә җәяләр һәм шулай итеп юл ясыйлар”.

Күргәнебезчә, бүгенге заман шартларында механиклаштырылган ысул, ул замандагы казанны җылытып катнашманы бутап тору ысулыннан бик аерылмый. Мондый юллар ясалуы Аурупада 1838 нче елда гына билгеле була һәм Парижда беренче тапкыр урамга асфальт түшәлә.

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...