Рәҗәб аен ничек үткәрергә?

Рәҗәб аен ничек үткәрергә?

Изге Рамазан ае турында алдан хәбәр итә торган ай – ул Рәҗәб ае. Шушы ай башлану белән без мөбәрак Рамазанга әзерләнә башлыйбыз.

 

Рәҗәб ае барлык мөселманнарга таныш булган гаҗәеп вакыйгалар белән билгеле: Исра – сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәдне ﷺ төнге сәяхәте һәм Мигъраҗ – аның күккә ашуы. Мигъраҗ кичәсендә мөселманнарга Аллаһы Тәгаләдән өч бүләк бирелде: 5 вакыт намазның фарыз булуы, Коръәндәге “Бәкара” сүрәсенең ахыргы аятьләре иңдерелде һәм Пәйгамбәребезгә кыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы бирелде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бер хәдисендә болай дип әйткән: “Рәҗәб – Аллаһның ае, шәгъбан – минем аем, ә Рамазан – өммәтемнең аедыр”. Бер кеше Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән сораган: “Йә Рәсүлуллаһ, ни өчен Рәҗәб Аллаһ ае соң ул?” Рәсүл әкрам галәйһиссәлам болай дип аңлаткан: “Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте (ярлыкавы) иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияларны (изгеләрне) дошманнарның кулыннан коткарган”. Аңлашылганча, Рәҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләребез өчен Аллаһ Раббыбыз савапларны арттырып бирәчәк.

Рәҗәб аен мөселманнарга ничек үткәрү тиешле соң? Бу айда эшләнә торган күркәм гамәлләр:

  • сәдакалар бирү;
  • фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру;
  • вакытында укылмаган намазларны каза кылу;
  • Нәфел уразалары тоту.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Рәҗәб – Аллаһның ае. Әгәр бер кеше Рәҗәб аенда ураза тотса, Аллаһы Тәгалә савабын арттырыр”. Шуңа күрә Рәҗәб аенда тоткан ураза аеруча әһәмияткә ия.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам хәзрәтләре Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичтә уяу булырга киңәш иткән. Фәрештәләр аны “Рәгаиб кичәсе” дип атаган. Күп гасырлар дәвамында мөселманнар бу кичәгә зур әһәмият бирә. Догалар кабул була торган төн ул. Бу кичтә мөселманнар Раббылары һәм тормышлары турында уйлана, фикер йөртә, Коръәнне күп укый, догалар кыла. Аллаһы Тәгалә безгә бу кичәләрдә гөнаһлардан пакьләнергә, үзебезнең изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә зур мөмкинлекләр бирә. Без бу кичәләргә игътибарлырак булырга, аларны шатланып, сөенеп каршы алырга тиеш.

 

“Мөселман айлары” китабыннан

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Чабыр үләне (чабрец, тимьян)

Чабыр үләненең русчасы — чабрец, тимьян обыкновенный. Ул иренчәчәклеләр (губоцветные) семьялыгына керә. Агачка әйләнә торган сабаклы, ярымкуак кебек хуш исле үсемлек. Аның бөтен өлешләрендә дә эфир майлары бар.   Чабыр үләне яфракларыннан ясалган сыек экстракт бронхит, бума ютәл кебек...


«Аллаһ» сүзенең кешегә тәэсире

Пәйгамбәребез галәй-һиссәлам әйткән: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр».   Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан...


Ислам – сәламәт яшәү чыганагы

(Ата-аналар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә)   Хәзерге заман гаҗәеп катлаулы, өстәвенә әле бик каршылыклы да. Урлашу, кеше үтерү, көчләүләр, эчкечеләр, наркоманнар саны арта бара. Иң хафага салганы – рухи һәм физик сәламәтлекнең кими баруы; бу, барыннан да элек, балалар, үсмерләр...


Фитыр сәдакасы

Хәлле кешегә Рамазан аеннан соң, Ураза гаете көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү – вәҗиб, ягъни үтәлергә тиешле гамәл. «Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам фитыр сәдакасын кешеләр бәйрәм намазына басканчы таратырга кушкан» (әл-Бохари).   Фитыр сәдакасы күләме...


Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Коръән-Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына...