Мәдрәсәләрдә суфичылыкны укыту нигә кирәк?

Мәдрәсәләрдә суфичылыкны укыту нигә кирәк?

Шәригать фәннәре буенча билгеле китапларның кереш өлешләрендә шәригать кануннары өч өлешкә бүленә дип языла:

гакыйдә (дин тәгълиматы);

гыйбадәт (Аллаһка табыну); әхлак.

 

 

Ислам диненең фәнни тәгълиматы мәсьәләләре белән гакыйдә (дин тәгълиматы) һәм кәләм (мөселман дин гыйлеме) шөгыльләнә. Мөселман хокукын, шул исәптән Аллаһка табынуның гамәли (практик) аспектларына караган белемнәрне дә, фикъһе фәне өйрәнә. Мораль-этик сораулар һәм әхлак нормалары әхлак һәм тәсаувыф фәннәренең өйрәнү предметлары булып торалар.

“Тәсаувыф” сүзе кайбер мөселманнарның аңында бу фани дөньядан баш тарта торган будда, индуистик карашларның төрле формалары, аскетизм һәм дәрвиш тормыш рәвеше белән ассоциацияләнә. Ләкин андый карашлар ни тарихи, ни теоретик чынбарлыкка туры килми. Мөселман галимнәренең күпчелеге тәсаувыфнең максаты – күңелдәге яшерен бозыклыклар белән көрәшү һәм шәхесне рухи тәрбияләү булган ислам фәне дип исәплиләр.

Билгеле булганча, хәзерге Россия территориясендә Ислам таралыш алуда, аеруча Алтын Урда чорында, зур рольне суфичылык мәзһәбләре (тарикатьләр) уйнаган. Безнең җирләрдә булган ясәвия, нәкшибәндия, кубравия мәзһәбләре үзенчәлекле мөселман мәдәнияте формалашуга зур өлеш керткәннәр, аеруча әдәбиятта, шигърияттә, Исламны аңлауда, аңа интерпретацияләр бирүдә.

Шуңа күрә дә безнең шәкертләр, атаклы фәкыйһ, мөфәссир, мөхәддисләрдән тыш, Харис Мөхәсиби, Җүнайд Багдади, Габделкәрим әл-Кошайри, Әхмәд Ясәви, Баһаведдин Нәкышбәнди, имам Раббани кебек башка бөек мөтәсаввифләрне дә өйрәнергә, хөрмәт итәргә һәм сөяргә тиеш. Аларның үгетләре белән күп кешеләрнең күңеле Ислам нурына коенды, бозыклыклардан тазарынды, Аллаһы Тәгаләгә сөю белән тулды һәм Аның рәхмәтен яуларга омтыла башлады.

Безнең шәкертләргә суфичылык тарихы буенча фәнни эшләр (курс һәм чыгарылыш эшләре) язарга, татар галимнәренең бу фән турындагы хезмәтләрен өйрәнергә кирәк. Чөнки безнең мирас тәсаувыф белән нык бәйле. Шул вакытта гына алар чын суфичылыкны ялган суфичылыктан аера беләчәкләр, дөрес һәм аңлаешлы итеп тәсаувыфның максатын һәм ысулларын аңлата алачаклар. Бүгенге көндә тәсаувыфны пропагандалаучы һәм алар суфичылык тарафдарлары дип раслаучы төркем һәм агымнар бик күп. Шуңа да сак булырга кирәк, чөнки күпләр суфичылыкны ялгыш аңлыйлар. Ә бу ялгыш аңлау Коръән белән Сөннәткә каршы бара торган инструкцияләр буенча эш кылуларга, шундый ялгыш гамәлләргә китерә.

Күптән түгел тәсаувыф тарихын Россия ислам университетында укыта башладылар. РИУ студентлары тәсаувыф темасы буенча бик яхшы хезмәтләр эшләделәр. Аерым предмет буларак, тәсаувүф тарихын мөселман югары уку йортларында гына түгел, ә урта мәдрәсәләрнең соңгы курсларында да укытырга кирәк дип исәплим. Мәсәлән, Казан ислам колледжында бу предмет III курста атнасына бер дәрес укытыла.

Әйтеп китәргә кирәк, Вәлиулла хәзрәт тәсаувыф тарихын, аның максат һәм тәрбия ысулларын укытуның мөһим икәнлеген аңлап, суфичылык турында аз булмаган санда китаплар бастырып чыгарды. Мәсәлән, Сүрия галимнәре хезмәтләренең тәрҗемәләрен. Шулар арасында Йосыф Хаттар Мөхәммәднең “Суфичылык энциклопедиясе» һәм шәех Сәед әфәнде Чиркавиның “Файдалы белемнәр хәзинәсе” (татар телендә), Әбу Хәмид әл-Газзәлинең “Бәхет элексиры” һ. б.

“Иман” нәшриятында татарларда суфичылык тарихы, Әхмәд Ясәви, Суфи Аллаһияр, Мәүлә Колый һәм безнең халык бик яратып укыган һәм хөрмәтләгән башка төрки-татар суфи шагыйрьләре әсәрләре буенча күп китаплар нәшер ителде.

Мәкаләмнең ахырында билгеле дин галиме, фәкыйһ, һиҗринең II гасыры мөхәддисе Габдулла бине әл-Мөбарәкнең сүзләрен китерәсем килә: “Без күп белемнәргә ия булуга караганда, элементар әдәпкә (тәрбиялелеккә) күбрәк мохтаҗ”.

Бу сүзләр бүгенге көндә дә актуаль. Бүген шәригать белемнәрен теләгән һәр кеше дә ала ала. Ләкин чын мөселман булу өчен бу гына җитми, югары әхлак сыйфатларына да ия булырга кирәк. Ягъни алган белемнәребез аркылы без тискәре сыйфатлардан арынырга, яхшыларын тупларга тиешбез. Тәсаувыф тарихы предметын өйрәнү безнең шәкертләргә Исламның рухи-әхлакый якларын тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк, безнең өчен үрнәклек өлгесе булган тәсаувүф шәхесләренең тормыш эшчәнлеге белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Нияз Сабиров

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


“Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында чаралар

Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. “Идел-Пресс” нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...