Арзу салаты

Арзу салаты

Арзу салаты

Кирәк:

Помидор – 1 данә;

Руккола – 1 уч;

Зәйтүн – 20 данә;

Моцарелла сыры – зур булмаган бер кисәк;

Казылык – берничә кисәк;

Тозланган вак кыяр – 1 данә;

Арыш икмәге – бер телем;

Чипслар – 1 уч;

Күз белән чалымлап зәйтүн мае, сарымсак, тоз.

 

Әзерләү ысулы:

Помидорны ваклап турыйбыз. Руколланы юып әзерлибез. Яшел зәйтунне салабыз. Моцарелланы ваклыйбыз. Казылыкны турап салабыз. Тозлы кыярны (корнишонны) шакмаклап кисәбез. Арыш икмәк кисәкләрен өстибез. Салатны өстән үзегез яраткан чипслар белән бизибез.

Салат әзер! Зәйтүн мае белән үлән тозы кушабыз. Теләсәгез, сарымсак, үләннәр кебек тәмләткечләр өсти аласыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Салатның авторы

Мансур Хафизов

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...