Балҗин

Балҗин

Балҗин – чияле осетин пирогы. Эчлеге сусыл чиядән булганга, пирог йомшак һәм бик тәмле килеп чыга.

Кирәк:

500 гр. – чия;

50 гр. – чүпрә;

1,5 стакан – шикәр комы;

2 данә – күкәй;

500 гр. – он;

200 мл. – сөт;

200 гр. – сыер мае;

тәменчә ванилин;

 

Әзерләү ысулы:

Җылымса сөткә чүпрә салып болгатырга. Иләнгән онны һәм шикәр комын өстәргә. Килеп чыккан катнашманы җылы урынга куеп тотарга. Сыер маены өстәп яхшылап болгатырга һәм 10 минутка калдырырга.

Аннан соң күкәй өстәргә, янә болгатырга. 15 минуттан соң шикәр комы һәм ванилин салырга. Сыек итеп камыр басарга, табага салырга.

Чияне әзерләү ысулы: тешләреннән чистартырга һәм юарга. Чияне камырга батырып чыгарга һәм духовкада 35-40 минут пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...