Бүрәк

Бүрәк

Төрек халык ашы

 

Камыр өчен кирәк:

Су – 2ст;

Шикәр комы – 1 чәй кашыгы;

Чүпрә – 1 чәй кашыгы;

Тоз – 1 чәй кашыгы;

Он – 5 стакан.

Камырны майлау өчен;

Эретелгән сыер мае – 100 гр.;

Сыек май – 120 мл.

 

Эчлек өчен:

“Фета” сыры – 500 гр.

 

Өстәмә:

Йомрыка сарысы – 1 данә;

Сөт – 1 аш кашыгы.

 

Әзерләү ысулы: камыр өчен кирәкле матдәләрне кушарга йомшак итеп камыр басарга. 12 өлешкә бүләбез һәм түгәрәкләп бераз бастырып куярга. Сыер мае белән сыек майны бергә кушарга. Бер савытка камырны салырга һәм өстеннән сыер мае белән сыек май катнашмасын салырга, томалап 20 минутка калдырырга.

Җәймәне бик нәзек итеп җәяргә, эчлекне салырга һәм сөлге белән көпшәчекләр ясарга, аннары колбаса кебек урарга.

Ураманы табага куеп йомыркалы-сөтле катнашма белән майларга һәм көнҗет орлыгын өстенә сибәргә. 200 градуска кадәр җылытылган духовкада алтын-су төскә кергәнче пешерергә.

 

Ашларыгыз тәмле булсын!

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...