Чүпрәсез ипи

Чүпрәсез ипи

Чүпрәсез ипи

Глютенсыз, чүпрәсез, содасыз/күперткечсез бик тәмле ипи рецепты

Кирәк:

450 гр яшел карабодай (ягъни 2 тулы булмаган стакан)

1 чай кашыгы тоз

1 стакан су

50 данә җитен (лён) орлыгы (бик файдалы, шуңа мәҗбүри салыгыз);

кабак төше, көнбагыш орлыгы һәм башка төрле орлыклар салырга да була.

Әзерләү ысулы:

  1. Яшел карабодайны 8-12 сәгатькә суга салып торырга. Бик каты лайла чыга, аны бик яхшылап юарга.
  2. Яшел карабодайга тоз һәм су салып яхшылап блендр белән вакларга.
  3. Җитен орлыгы салып тагын берничә тапкыр ваклап алырга. (моны файдасы күбәрк булсын өчен шулай эшләргә кирәк)
  4. Аннары барлык калган орлыкларны да салып болгатырга.
  5. Ипи пешерә торган савытка камырны салып куярга (ипине алырга җайлы булсын өчен майларга яисә пергамент кәгазь җәяргә).
  6. Күпергәнче җылы урында тотарга. Минеке 12 сәгатьләп күперде. Бер пешергәндә 4-5 кенә сәгать тоткан идем, бөтенләй күпермәгән ипи пеште. Шуңа күрә, курыкмыйча 12 сәгатьтән дә әзрәк тотмагыз! Мин батарея өстенә үк куйдым. Яшел карабодай шулай үзлектән бактерияләр җыеп чүпрә кебек әчергә сәләтле.
  7. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 1 сәгать тирәсе пешерергә.
  8. Бик файдалы һәм тәмле ипи килеп чыга. Аерым закваскалар ясарга да кирәкми. Пешерүгә бер тәүлек җитә. Яшел карабодай гына булсын! Иртән карабодайны суга салырга, кич камырын ясап күперергә куярга, иртән пешерергә була.

Айгөл тимер

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...