Татлы пирог

Татлы пирог

Камыр өчен кирәк:

Җылы су – 100 мл;

Ак май – 180г. ( бүлмә.темп);

Йомырка – 1 данә;

Коры чүпрә – 11г. ( саф момент);

Шикәр комы – 1 аш кашыгы;

Тоз – ярты чәй кашыгы;

Он – 350-400г (камыр күпме ала)

моннан ясалган камыр 2 пирогка җитә.

 

Эчлек өчен кирәк:

Күрәгә – 300г;

Әстерхан чикләвеге – 80-90г;

Куертылган сөт

 

Әзерләү ысулы:

Иң элек эчлек ясыйбыз.Күрәгәне яхшылап юарга, кайнаган суда берничә сәгатькә калдырырга (мин 2 сәгатькә калдырдым) 300 г күрәгәгә һәм 200 мл су алына. Йомшаргач, иттарткычтан яки блендер аша чыгарырга. Әз генә су өстәргә.

Камыр басарга: 100 мл суга чүпрә салырга. Апарага май, йомырка, тоз, шикәр комы, он сала-сала камыр басарга. Өстенә сөлге каплап, бер сәгатькә калдырырга. Аннары камырны икегә бүлеп, җәяргә.

Эчлек салырга: беренче кат – күрәгә, икенчесе – әстерхан чикләвеге, аннан –куертылган сөт. 180° духовкага 15-30 минутка куярга.

Искәрмә: бу камырдан сметанник та пешереп була

Ашларыгыз тәмле булсын!

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...