Алма пирогы

Алма пирогы

Алма пирогы

Кирәк:

400 гр. – каймак (20%);

1 аш кашыгы – шикәр комы;

1 чәй кашыгы – тоз (соль);

2 чәй кашыгы – күптергеч;

3 аш кашыгы – үсемлек мае

Кирәгенчә он

 

Әзерләү ысулы:

Каймак, шикәр комы, тоз салып болгатырга. Аннары он, күптергеч салып камыр ясарга. Аннан 3 кашык үсемлек мае салып камырны ясап бетерергә. 20 минут ял иттерергә.

Камырны 2 өлешкә бүләргә, астына зуррак җәяргә, камыр өстенә алмаларны салырга, аннан тәменчә шикәр комы, акмасын өчен бераз кисель сибеп пирогны ясарга. Өстенә сыер мае, шикәр комы һәм онны бутап посыпка ясап сибәбез.

Телеңне йотарлык тәмле пирог килеп чыга!

 

Ләйсән ханым

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...