Бакы пәхләвәсе

Бакы пәхләвәсе

 

Камыр өчен кирәк:

500 гр он

200 мл каймак

200 гр ак май

1 йомырка

1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч бер чеметем тоз.

 

Әзерләү ысулы: Бүлмә температурасында эретелгән майга каймак, йомырка салырга, яхшылап болгатырга. Онга камыр көпшәкләндергечне салып бутарга да, онны аз-азлап салып, камыр басарга. Әзер камырны 15-20 минут суыткычта ял иттерергә.

Камырны 6 яки 7 кисәккә бүләргә (җәйгәндә җиңел булсын өчен). Кунага бераз он сибеп, камырны бик юка итеп җәяргә (камыр никадәр юка булса, шуның кадәр әйбәт).

Иң астагы җәем зуррак булса, яхшырак. Һәрбер җәем арасына эчлекне салып өеп менәргә. Өстен йомырка белән майлап, үткен пычак белән ромбиклап кисәргә. Иң аскы җәемне кисмәскә тырышыгыз.

200 градус эсселектәге духовкада 15-20 минут пешереп алганнан соң, араларына эретелгән май салып, яңадан пәхләвә пешеп җиткәнче, духовкага озатырга. Өсте кызарып пешкәч, алырга да сироп салып куярга. 1-2 сәгатьтән пәхләвә әзер

 

Сироп өчен кирәк:

250 гр шикәр комы

200 мл су

2-3 аш кашыгы бал.

Суга шикәр комы салып, газга утыртырга. Шикәр комы эреп беткәнче болгатырга. Кайнап чыккач, уртача утта 5-7 минут тотарга (бик еш болгатмаска). Газдан алгач кына балны салып болгатырга.

 

Эчлек өчен кирәк:

2 стакан ярым әчтерхан чикләвеге

1 стакан шикәр комы

Әчтерхан чикләвеген ваклап (мин комбайнда ваклаттым, уклау белән дә ваклап була) шикәр комы белән кушырга.

Өстен майларга 1 йомырка

Арасына салырга 50 грамм эретелгән сыер мае кирәк булачак.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...