«Яшелчәләр патшасы» (кышка салат)

«Яшелчәләр патшасы» (кышка салат)

«Яшелчәләр патшасы» (кышка салат)

 

Кирәк:

2 кг – төрле төстәге болгар борычы

2 кг – баклажан;

500 гр – кишер;

200 гр – сарымсак;

300 гр – петрушка;

1 данә – үткен борыч;

Маринад өчен:

2 литр – өйдә ясалган помидор согы;

50 гр – тоз;

150 гр – шикәр комы;

100 гр – 9 %лы уксус;

0,5 литр – сыек май (иссез);

 

Әзерләү ысулы:

Баклажанны эре телемләп турап тозларга һәм 30 минутка калдырырга. Борычны орлыкларыннан чистартып шулай ук эре телемләп турарга. Кишерне түгәрәкләп кисәргә. Сарымсакны сезгә уңайлы булган ысул белән вакларга, петрушканы ваклап турарга.

 

Маринад әзерләү ысулы:

Калын төпле савытта помидор согын кайнатырга, тоз, шикәр комы, сыек май, уксус салырга, шунда әзерләнгән яшелчәләрне салырга. Башта кишерне, аннары баклажанны тозлы суыннан чайкап алып бергә салырга, соңыннан болгар борычын да салып 40 минут пешерергә. Пешеп чыгарга 15 минут кала сарымсак һәм петрушканы, озынчалап туралган үткен борычны салырга.

Әзер кабымлыкны стериль-ләшкән банкаларга тутырып капкач белән ябып куярга һәм суынганчыга кадәр томалап куярга.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...