Шаһ-пылау

Шаһ-пылау

Шаһ-пылау

Кирәк:

500 гр. – дөг

500 гр. – ит

3 данә – суган

½ чәй кашыгы – куркума

3-4 аш кашыгы – йөзем

120 гр. – җимеш

Тәменчә тоз

Ләвәш

120 гр. ак май итне кыздыру өчен

200 гр. ак май - табаны һәм ләвәшне майлау өчен Шафран белән ясалган су өчен: 3 тамчы шафран ½ чәй кашыгы шикәр комы 3 аш кашыгы кайнар су

Әзерләү ысулы: Дөгене тозлы суда әзер булганчы пешерергә һәм сөзгечкә салырга. Эчлекне әзерләргә, моның өчен суганны май һәм куркума салып кыздырырга, аннан соң туралган итне салырга һәм суы беткәнче капкач ябып пешерергә. Шунда ук җимешләрне дә салырга 5-7 минут кыздыргач уттан алырга.

Табаны май белән майлагач, ләвәшне җәяргә. Таба тулысынча капланып бетәргә тиеш, тишекләре булмасын. Янә ләвәшне майларга һәм дөгенең бер өлешен салырга. Дөге өстенә итле-җимешле эчлекне салырга һәм шуның өстенә калган дөгене салып бетерергә. Шафран суы ясау өчен кофемолкада шафранга шикәр комы салып вакларга, 3 аш кашыгы кайнар су салырга һәм савытны ярты сәгать ябып торырга. Дөге белән итле эчлек өстенә шул шафранлы суны һәм май сибәргә һәм калган ләвәш кисәкләре белән өстен томалап куярга һәм өстеннән әйбәтләп май белән сыларга (мондый пылау майны ярата, шуңа күрә майны кызганмагыз), өстен фольга яисә капкач белән томаларга һәм духовкага 170 градус ясап 1 сәгатькә куярга. Өстәлгә чыгарганда чәчәк таҗлары кебек кисеп чыгарырга.

Форма буларак казан яисә таба кулланырга була. Май эретелгән булырга тиеш. Ашыгыз тәмле булсын!

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...