Ислам әдәбиятының бөтендөньяга танылган гүзәл әсәрләре “Бөстан” һәм “Гөлестан”

Ислам әдәбиятының бөтендөньяга танылган гүзәл әсәрләре “Бөстан” һәм “Гөлестан”

Бөек фарсы шагыйре Сәгди Ширазиның “Бөстан” һәм “Гөлестан” әсәрләре Көнчыгышка да, Көнбатышка да тирән йогынты ясаган.

Бу әсәрләрнең авторы Сәгди Ширази (1210-1292) исән вакытта ук аерым урын алалар һәм диндә дә, ислам әдәбиятында да зур казанышка ия булалар. Сәгди үзенең әсәрләрендә укытучы, шәех буларак дәгъват кыла. “Бөстан һәм “Гөлестан” әсәрләренең төп чыганагы итеп ул Коръән Кәрим һәм хәдисләрне алган. Ул әсәрләрендә шушы ике чыганактан өзек китерә. Шуңа күрә бу ислам дөньясында киң таралуга сәбәп булып тора. Кайбер заманнарда әлеге әсәрләр хәтта мәдрәсәләрдә уку әсбаплары булып та кулланылган. “Бөстан” сүзе “Җимешле бакча” дигәнне аңлата. Автор бу әсәрен Шираз әмире Әбү Бәкер бин Сәгед бин Зәнгигә багышлаган. Сәгди поэманың язылу мотивын болай итеп аңлата:

Дусларны бүләкләү ул безнең гадәт, Төрле сәфәрдән китерәләр дусларга татлы ризык. Ярый соң, шикәрем булмаса да минем, Шикәрдән татлырак бүләгем бар минем. Ул шикәрем кешегә ризык булып бармаса, Ул шикәрем хикмәт булып китапларда кала. Суфичылык карашларының чагылышы буларак, поэма 10 бүлеккә бүленә һәм һәр бүлеге төрле яхшылыкларга, гаделлеккә, юмартлыкка, мәхәббәткә, тыйнаклыкка һәм тәкъдирдән риза булуга, тәрбиягә, шөкер итүгә, тәүбәгә багышланган. “Гөлестан”, ягъни “Гөлләр бакчасы” дигәнне аңлата. Сәгди бу әсәрен сәфәрдән кайткач, мәснәви жанрында язган. Шагыйрь әсәрен ни өчен язуының сәбәбен аңлатып болай дигән: “Укучыларның күңелен ачу һәм теләктәш булганнарга шатлык китерсен өчен мин “Гөлләр бакчасы” әсәрен язам, бу бакчаның таҗ яфракчыклары көзге ачы җилләрдән очып китмәсләр, аның шатлыклы язын вакытның әйләнеше моңсу көзгә әйләндермәс дип өметләнәм”.

Гөлестан 8 бүлектән тора, алар төрле темаларга багышланган – патшалар һәм дәрвишләр тормышына, дәшмәүнең файдасы, мәхәббәт һәм яшьлек, зәгыйфьлек һәм картлык турында, тәрбиягә, кешеләр арасындагы мөгамәләгә багышланган. Сәгди китергән мәсәлләрдә яшәешнең төрле хикмәтле яклары ачыла. Көнбатыш илләре дөньясында еш яңгырый торган афоризм: “Мин аяк киемем юк дип борчылган идем, хәтта аяклары булмаган кешене очратканга кадәр” гыйбарәсе дә “Гөлестан” әсәреннән алынган. Англия филологы Уильям Джонс (1746-1794) фарсы телен өйрәнүче шәкертләренә бу телдә беренче күнегү буларак, “Гөлестан”ның җиңел бүлеген сайларга кушкан. Шулай итеп Англия көллиятләре өчен “Гөлестан”ның кайбер өзекләре уку әсбабы буларак файдаланылган.

2005 елда Иран ООНга кулдан ясалган келәм бүләк итә, бу келәмгә алтын җепләр белән “Гөлестан”нан өзек языла һәм “Адәм кавеме” исеме астында мәшһүрлек ала: Адәм кавеме – ул бер тән, Бер балчыктан яратылган. Тән бер булып, яраланса әгъзасы, Тулысынча калтырар гәүдәсе. Кеше кайгысыннан син еламасаң, Әйтерләрме соң сине кеше дип? Бүгенге көндә бу келәм Нью Йоркта утырышлар залын бизәп тора. 2009 нчы елның 20 мартында Американың элеккеге президенты Барак Обама иранлыларга Нәүруз уңаеннан мөрәҗәгать иткәндә шигырьнең беренче юлларын цитата итеп китергән.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...