Мөслимә кыз

Мөслимә кыз

Мөслимә кыз

Хиҗаб – ул гади генә кием түгел,

Хатын-кыз гаурәтен каплаучы.

Хиҗәб – ул изге гамәлләр сакчысы,

Кешене Уттан – ул саклаучы!

 

Ул безнең тыйнаклык билгесе,

Оялчанлык илә гөнаһтан аклаучы.

Хиҗаб – ул фани дөнья коткаручы

Кешедә яхшылык уятучы!

 

Хиҗаб – ул безне кимсетми,

Ничектер безне рәнҗетми,

Хиҗабны тану – ул үзеңне күтәрү!

Хиҗаб – ул үзеңне ярату!

 

Шундый дәрәҗәгә безне күтәрмәс беркем дә,

Ничек без, хатын-кызларны, Аллаһ Үзе күтәрде!

Һәрбер итәгатьле колына Ул

Җәннәттә мәрҗәннән йортлар төзеде!

 

Хиҗаб – ул гади генә кием түгел,

Хатын-кыз матурлыгын саклый

Аны кигән һәркем, Аллаһка буйсынып

Аны яратуын таный.

 

Әсма Ильясова (русчадан тәрҗемә)

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...