Изге Рамазан

Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава

Тын гына яңгыр ява.

Дымы җирләргә сеңә

Күктән бәрәкәт иңә.

Бер күренә, бер күмелә

Күктә ай, күктә ай.

Шәгъбан ае узып бара,

Якынлаша изге ай.

 

Йолдызлар җем – җем итә

Зәңгәр болытлар аша

Гөнаһлар кичерелә

Торган ай якынлаша.

Шәһәрне нурга күмеп,

Яңгырый кичке азан,

Күңелләрне сөендереп,

Якынлаша Рамазан.

 

Бергәләп руза тотсак,

Буш сүзләрне онытсак,

Гөнаһтан арынырбыз,

Ныгырбыз, савыгырбыз.

Саулык бир, безгә Раббым!

Көч бир тотарга руза.

Урап узсын барыбызны

Хәсрәт һәм бәла – каза.

 

Рузабыз булсын калкан

Нәфестән, кызу уттан

Ялганнан, гайбәт сүздән

Сакласын яман күздән.

Бер Аллаһның ризалыгын

Алырга насыйп булсын,

Безнең гамәл дәфтәребез

Изгелек белән тулсын.

 

Нурзидә

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...