Дога кылса онык-улыгыз

Дога кылса онык-улыгыз

Дога кылса онык-улыгыз

Иляһым, юлдаш әйлә иманымны,

Кабул әйлә кылган догаларымны.

Безләрдә һичбер юктыр яман ният,

Иляһым, кыл барчабызга гыйнаять.

 

Иляһым, изгелектән тайпылдырма,

Барчабызны гөнаһ юлыннан сакла.

Иляһым, рәхмәтеңдә булсак иде,

Кодрәтең зур, ярлыка һәммәбезне.

 

И кардәшләр, телим сезгә теләкләр

Бу теләкләр барчабызга кирәктер.

Киң күңелле һәм намуслы булыгыз,

Туры сүзле, ышанычлы, риясыз.

 

Иляһым, изгелектән тайпылдырма,

Барчабызны гөнаһ юлыннан сакла.

Изгелектә булса яшәр юлыгыз,

Дога кылыр һәрбер онык-улыгыз.

 

Автор башкаручы Динар Шәймәрданов

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...