Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең соңгы китабы Коръән булган

Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең соңгы китабы Коръән булган

Муса Җәлил (1906-1944) Советлар Союзы герое, татар шагыйре, хәрби хәбәрче. Муса Җәлил 1906 нчы елның 2 февралендә, Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның әнисе Рәхимә апа мулла гаиләсеннән. Муса балачактан ук Ислам дине тәрбиясендә үсә. Аларның өендә Коръән Кәримнән башка дини китаплар күп булган. Оренбургның Хөсәения мәдрәсәсендә башкалар кебек үк ул да дин гыйлемен ала, иптәшләре сүзе буенча күп кенә сүрәләрне яттан белгән.

Гражданнар сугышы вакытындагы явызлыкларны ишетеп тәэсирләнгән 12 яшьлек Муса, Совет хөкүмәтен һәм коммунизмны бөтен йөрәге белән кабул итә, бу юл гаделлеккә һәм иминлеккә китерәчәгенә ышанган. Әтисе үлгәннән соң алар туган авылларына кайталар һәм монда ул иҗтимагый тормышта актив катнаша башлый.

1922 елның көзендә Муса Җәлил Казанга күчеп килә. Монда ул “Кызыл Татарстан” гәзитендә күчереп язучы булып эшли, Шәрыкъ мөгаллимлек институтының рабфагында укый, татар совет шигъриятенең көчле вәкилләре белән таныша. Буш вакытын иҗатка багышлый, Казанның төрле гәзит-журналларында шигырьләре басылып чыга. Соңрак Муса Җәлил МГУның әдәбият бүлегендә укый һәм балалар журналында мөхәррир булып эшли. Ул даими рәвештә хезмәтчеләр турында мәкаләләр, шигырьләр яза. Аның шигырьләренең эчтәлегендә көчле ихтыярлылык белән йомшаклык сыйфатлары, ачу һәм нәзәкәтле мәхәббәт бергә кушылган.

1935 елда Җәлилгә П.П. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә татар студиясенең әдәбият бүлеге белән җитәкчелек итү вазыйфасын тапшыралар. Бу студия Казанда беренче опера театрын булдыру өчен милли кадрлар әзерләргә тиеш була. Җәлил “Алтынчәч”, “Балыкчы кыз” исемле операларга либретто яза. 1941 елныд 23 нче июнендә сугышның икенче көнендә Җәлил хәрби комитетка килеп, фронтка җибәрүләрен сорап гариза яза. 13 июльдә инде ул хәрби киемдә була. Сәяси эшчеләр курсын тәмамлап ул Волхов фронтына “Отвага” исемле армия гәзитенә хәбәрче булып килә. Ватан сугушының беренче көннәрендә Җәлил “Дошманга каршы” исеме астында шигырьләр циклы яза. Бу шигырьләр циклына сугышчан җырлар, марш, ватанпәрвәр шигырьләре дә керә. Алар бер шигьри монолог буларак төзелгән.

1942 елның июнендә “Отвага” гәзитенең фронттагы хәбәрчесе булып эшләүче Муса чолганышка эләгә һәм авыр яраланган хәлдә әсирлеккә төшә. Әсирлектә булганда ул дошманның планнарына каршы тору өчен яшерен оешма оештыра. Татар яшеренчеләренең эшләре фронтка җибәрелгән бөтен милли батальоннарның баш күтәрүенә һәм аларның партизаннар ягына чыгуына китерә. Башка батальоннар белән дә шул ук хәл була. Шул сәбәпле фашистлар шәрыкъ фронтында легионны файдалану максатын калдырырга мәҗбүр булалар. Хыянәтче ярдәме белән гестапо яшерен оешманы ачыклый. Муса Җәлил үзенең иптәшләре белән бергә Моабит төрмәсенә ябыла. Аның (1942-1944 еллар) “Моабит дәфтәре” дип аталган, 110 шигырьдән торган мәшһүр шигьри җыентыгы бу төрмәдә язылган.

Галим улы мулла Госман беренче бөтендөнья сугышында әсирлектән азат ителгәч, Германиягә эләгә һәм 1944 елларда ул анда татар комитетында имам вазыйфасын үти. Ул үлем җәзасына бер сәгать кала, татар әсирләре белән саубуллашырга һәм үзе белән Коръән дә алып килә. Ул хәтиршлшре белән уртаклашып болай сөйли: “Мин кергәч, башларын күтәреп миңа карадылар. Гомернең соңгы минутларын көтү бик авыр иде. Мин калтырый башладым, эсселе-суыклы булдым. Коръәнне беренче булып Алишка суздым, ул кулын Коръәнгә куеп елады. Мин һәркайсы янына килеп Коръәнне суздым һәм һәрберсе кулларын Коръәнгә куеп: “Бәхил, бәхил”, - диделәр. Иң соңыннан Муса янына килеп Коръәнне суздым, ул кулын куеп: “Бәхил булыгыз, бу тәкъдир”, - диде.

1944 елның 25 авгутында Берлинның Плетцензе хәрби төрмәсендә, яшерен оешмада катнашкан өчен 11 татар легионеры үлем җәзасына тартылалар: Гайнан Курмаш, Фуат Сәйфелмөлекев, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Әднәшев, Сәлим Бохаров. Алар барысы да яшьләр, якынча 25-27 яшьлекләр булалар һәм барысы да үлем каршына басалар. Араларында иң олысы Мусага 38 яшь була. Советлар чорында Муса Җәлил комсомол булса да, коммунистлар партиясенә керүенә дә карамастан, үлем сәгатендә ул Аллаһка иман белән китә. Ул саубуллашкан Коръән китабы Муса Җәлилнең Казандагы музеенда иң кыйммәтле экспонат булып тора.

Фәрит Батыршинның“Татарлар

– Советлар Союзы геройлары”

әсәреннән эзек

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...