Хатыннарга карата мәрхәмәтле һәм түземле бул

Хатыннарга карата мәрхәмәтле һәм түземле бул

Хатыннарга карата мәрхәмәтле һәм түземле бул

Әй мөселманнар, шуны белегез, изге кешеләр өчен хатыннарына карата сабыр булу һәм хатыннар тарафыннан булган зыянны түземлек белән кабул итү гадәти хәл. Бу хакта бик күп вакыйгаларны сөйләп үтәргә булыр иде. Без сезгә бер вакыйганы искә алып китәсебез килә.

Шәех Әхмәд Рифагыйның (Аллаһның рәхмәтендә булсын) хатыны гаугачыл булган, теле белән ул Шәехкә бик күп зыян китергән. Берәү төшендә шәехне Аллаһның разыйлыгына китерүче зур дәрәҗәгә ия итеп күрә. Бервакыт ул Шәехнең өенә килә һәм хатыны шәехкә кисәү белән җилкәсенә суккан вакытка туры килә, ә шәехнең киеме каралган хәлдә күрә. Хатыны сукканга шәех берсүз дәшми тик тора. Бу кеше шәехнең йортыннан бик ачуланып чыга. Аннан соң ул шәехнең мөридләре белән очраша һәм алардан: “Әй кешеләр, шәехкә хатыны шундый зыян китергәндә сез ничек дәшми торасыз?” – дип сорый. Мөридләрнең берсе: “Бу хатынның мәһәренең бәясе 500 алтын тәңкә, ә шәех – фәкыйрь”, - дип җавап бирә. Ул 500 динар җыеп шәехнең алдына куя. Шәех аңардан: “Бу нәрсә?” – дип сорый. Әлеге кеше: “Бу сезгә зыян салучы хатыныгызның мәһәре”, - дип җавап бирә. Шәех елмаеп: “Әгәр мин аның сугуларына һәм теленә сабырлык күрсәтмәсәм, син мине Аллаһ разый булган шушы дәрәҗәдә күрер идеңме?!” - дип әйтә.

Бер изге кеше хатыны белән аерылышырга тели һәм аңардан: “Ул сиңа нинди зыян салды?” – дип сорыйлар. Ул: “Акыллы кеше хатынын фаш итми”, - дип җавап бирә. Аерылышканнан соң аңардан: “Ни өчен хатының белән аерылдың?” – дип сорагач, ул: “Минем өчен чи тбулган хатын турында сөйләшүне дөрес дип тапмыйм” – дип җавап бирә.

Димәк, кардәшләрем, мин сезгә хатыннарыгызга карата яхшы мөнәсәбәттә булуны васыять итәм. Аларга карата иң яхшы мөгамәләдә булыгыз, йомшаклык күрсәтегез шатлыкта һәм канәгать булыгыз. Кешеләр безгә карап кечкенә генә ялгышлык өчен дә безне тәнкыйтьлиләр. Безнең вак кына кимчелекләребез һәм гамәлләребезне зур дип саныйлар. Сак булыгыз һәм сүздәге яки гамәлдәге шелтәләргә игътибарлы булыгыз. Хатыннарыгыз белән дустанә булыгыз аларны юатыгыз һәм алардан канәгать булыгыз. Аллаһ Тәгалә сезнең уртак тормышыгызны бәрәкәтле итсен.

Шуны белегез, әгәр без хатыннарыбыз белән еш бәхәсләшсәк һәм шул ук вакытта яман сүзләр әйтсәк, һичшиксез, алар безне хөрмәт итмәсләр. Алар көне буе өй эшләре белән мәшгуль булып ирләренә хезмәт итәргә өлгерә алмый калалар. Шуңа күрә сабыр һәм мәрхәмәтле булыгыз, аларны гафу итегез. Нәсихәт кылганда йомшаклык һәм нәзәкәтлек белән аңлатыгыз. Алар кылган гамәлләр безнең өчен җитәрлек.

Дагыстан Мөфтие шәех Әхмәт Әфәнде Абдуллаев

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәр-ләре җыенының пленар утырышы булды

Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Җыенда катнашучы шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россиянең 37 төбәгеннән барлыгы 900 делегат – кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр бар иде. Быелгы җыен Россия татар-мөселманнары...